Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фатир алучыларга

«Социаль ипотека» программасы буенча байтак яшел үзәнле яңа фатирлы булу бәхетенә иреште. Бүгенге көндә әлеге юнәлештә тораклы булырга теләүчеләр шулай ук район Башкарма комитетына мөрәҗәгать итә ала.

Социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, 2005нче елдан алып, Яшел Үзәндә торак алу өчен 1954 гаилә чиратка баскан. 14 майга алынган мәгълүматлар буенча, ТР реестрында 662 гаилә тора. Аларның 446сы «ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды» белән килешү төзегән. Шул исәптән 207 гаилә 2018нче елда фатир көтә. Узган ел исә социаль ипотека программасы буенча 10 гаилә фатирлы булган. Әлеге саннарны район һәм шәһәр Советының 37нче сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Матвеева җиткерде.
Социаль ипотека программасы буенча тораклы булырга теләгән гаиләләрне исәпкә кую дәвам итә. Әлеге программада, торак шартларын яхшырту ихтыяҗы булган, бюджет өлкәсендә һәм программаны өлешчә финанслаучы предприя­тиедә эшләүчеләр катнаша ала. Төп шартларның тагын берсе – гариза бирүче тору урыны буенча теркәлгән булырга һәм яшәгән урынның гомуми мәйданы бер кешегә 18 квадрат метрдан да артмаска тиеш. Шәһәрдә күп фатирлы йортлар салу дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев