Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәридә Сибгатуллина: «Кулдан ничә суыткыч узгандыр...»

Бу Серго исемендәге заводка бер тапкыр эшкә урнашкан кеше гомере буена шунда берегеп кала ахрысы.

Андыйлар турында ишетеп тә, аралашып та беләбез инде. Сменалары беткәннән соң салмак адымнар белән шәһәр ягына тауга атлаучы урта яшьләрдәге заводлыларның ничәсенең хезмәт стажы бары тик әлеге оешма белән генә бәйле икән? Күпчелегенең булуына шигем юк.


Тумышы белән Кече Шырданнан булган Фәридә Сибгатуллина да чын «серговчанка» булып чыкты. Авылларында башлангыч мәктәп кенә булганлыктан, өченче сыйныфтан соң, ул укуын Казанның 10нчы интернат-мәктәбендә дәвам итә. Аны 1985 елда тәмамлый һәм Зеленодольсктагы 22нче училищеда ун ай һөнәр үзләштерә дә шәһәребезнең иң зур оешмаларының берсе булып торган Серго заводына урнаша. Менә шул узган гасырның 87нче елыннан бирле бер урында – 22нче цехта «слесарь механо сборочных работ» белгече булып эшли. Ягъни, бу участокта суыткычның эчке өлеше җыела. Шул исәптән, медицина өчен җитештерелә торганнары да.
35 ел бит ул!

Фәридә ханым үзе дә көлеп: «35 ел дәвамында, смена саен 12шәр сәгать эчендә кулдан ничә суыткыч узган икән? Шаккатмалы сандыр ул!» – ди.

Чынлап та, уйлап карасаң, ис китәрлек. Шул цехта пар канатын – Бәчек егете Хәкимулланы очраткан. Гаилә корып, бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Тик, кызганыч, тормыш итүләренең иң матур вакытында, гөрләтеп яшәргә дә яшәргә тиеш булганда, 11 ел элек Фәридә ханым 44 яшендә тол калган. Бүгенге көндә аның балалары, «дәү әни» дип өзелеп торган өч оныгы олы терәк, яшәү мәгънәсе.
– Сизелмәгән дә, ел артыннан ел узып торган. Яшьрәк чакта да башка җиргә китү, бүтән эш табу турында башка да кереп чыкмаган. Инде хәзер ул хакта уйлап та торасы юк, өйрәнгән эшем, үземнеке. Үкенгәнем дә, нәрсә өчен дә булса көрсенгәнем дә юк. Коллектив әйбәт, яшь егетләр, яшь кызлар да бар. Монда авыр дип тә, 12 сәгать дип тә куркып тормыйлар, киләләр, эшлиләр. Чөнки эш бар, киләсе көнгә ышанычың бар, дигән сүз. Хезмәт шартлары яхшы: цехта җылы, чис та, якты, эш киемнәребезгә хәтле матур, уңайлы. Зарланып берни әйтеп булмый. Элеккеге белән чагыштырганда җир белән күк арасы инде. Радик Хәсәнов килгәч цехта линияләр, конвейерлар яңартылды, бөтен җир тәртипкә китерелде. Биналар эчләрендә дә, завод территориясендә дә бик матур, яздан алып көзгәчә чәчәкләр үсеп утыра, – дип сөйли яраткан эш урыны турында Фәридә ханым. – Мастерларыбыз Радик Сивохин, Гүзәл Галиевабыз да, күз тимәсен, бик әйбәтләр, белемлеләр, кайгыртучаннар. Аннары, заводта эшчеләр өчен хезмәт шартлары гына түгел, ял итү дә яхшы оештырылган. Балаларыбызга «Васильевский» шифаханәсендәге җәйге лагерьга, хезмәткәрләргә «Идел» профилакторий-шифаханәсенә юлламалар бирелә. Ел саен медкомиссияне табиблар заводка килеп үткәрә, бик җайлы. Килсеннәр иде яшьләр безгә эшкә, теләгәннәренә алга таба үсү мөмкинлеге дә бар бит монда.
Фәридә ханым алты балалы гаиләдә үскән һәм аның тагын ике бертуганы да Серго заводында эшли. Сеңлесе – 15нче цехта, ә энекәше – 27нчедә. Алар да апалары кебек үк, мәктәпне тәмамлагач килеп урнашканнан бирле шунда. Тагын бер энекәше Кече Шырданда яши һәм Фәридә апа туган нигезенә кайтып йөри алуына бик шат.

Әлбәттә, шәһәр җирендә гомер кичерсәк тә, туган авылга күңел тартыла. Тормышларыбыз шөкер итәрлек, бөтен нәрсә бар, әллә нинди авыр чакларда да тәртип ле, матур яшәдек, алга таба да ил-көннәребез тыныч булсын иде дип телим. Яшьләр илебезне сакларга түгел, тыныч күңел белән заводка эшкә барсын, әти-әниләрнең күз яшьләре таммасын иде. Исән-сау булыйк, эшләребез булып торсын!
Әйе, эш булып торсын һәм Фәридә ханым Сибгатуллина кебек, заводның үткәне, ышанычлы бүгенгесе һәм киләчәге булырлык, үз хезмәтен яратып һәм сыйфатлы итеп башкаручы кешеләр булсын. Иң мөһиме – көннәребез имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев