Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фаҗигаләр сәбәбе – эчкечелек

Яшел Үзән прокуратурасы, автомобиль белән исерек килеш идарә итү нәтиҗәсендә юл йөрү кагыйдәсен бозган һәм саксызлыгы аркасында кеше үлеменә китергән юл фаҗигасе чыгарган 40 яшьлек яшел үзәнлегә карата РФ җинаятьләр кодексының 264нче маддәсенең 4нче өлеше буенча гаепләү чыгарып, җинаять эшен судка юллаган.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миңнегалиев белдерүенчә, әлеге юл фаҗигасе агымдагы елның маенда булган. Машина йөртүче башта спиртлы эчемлек эчә һәм үзенең «LADA 111930» автомобиленә ике пассажир утыртып, Казан – Йошкар-Ола – Олы Күлбаш – Дөбъяз юлына чыга. Әлбәттә, исереккә диңгез тубыктан дигәндәй, юлда барганда ул тиешле тизлекне сакламый, арттыра һәм идарә итүне югалтып, машинасы белән юл кырыена төшеп каплана. Әгәр дә ул үзенең рульгә утырасын башыннан чыгармыйча, аракы эчмәгән һәм өстәвенә, пассажирлар утыртмаган булса, мондый фаҗига чыкмас та иде. Кызганыч, арткы утыргычта утырып барган бер пассажиры тән җәрәхәтләре алып, шул урында ук үлә. 
Машина йөртүченең РФ Юл йөрү кагыйдәсенең нинди пунктларын бозуын санап та тормыйм. Ким дигәндә ул 3-4пунктны үз эченә ала. Хәзер инде аның үзенә суд каршында да, үлүченең туганнары каршында да җавап бирергә туры киләчәк. Әмма, рәшәткә артында күпме еллар утырса да, гомере өзелгән кешене кире кайтарып булмас. Шуңа күрә спиртлы эчемлекнең бер тамчысын да авызыңа якын китермәскә кирәк. Чөнки яшел елан барыбер үзенекен эшләтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев