Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Евгений ЖИРКОВ: «Бездә ватанның диңгез калканы булдырыла» Яшел Үзәннең корабль төзү зубрлары һәм интеллектуаль элитасы

Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы ноябрь аенда 70 еллык юбилеен билгели. Юбилей алдыннан «Яшел Үзән ПКБ» АҖнең генераль директоры Евгений Жирков безнең сорауларга җавап бирде. Евгений Николаевич бюроның конструкторлары һәм инженерлары төзегән кызыклы проектларны искә төшерде һәм предприятиенең бүгенге көне турында сөйләде.

«ДИҢГЕЗ АУЧЫЛАРЫ»ННАН БАШЛАГАННАР
– Евгений Николаевич, 70 ел – ул бик зур вакыт. Әйдәгез, ерак 1949 елда суднолар төзү сәнәгате министры боерыгы белән А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы каршында су асты көймәләренең «зур аучылары»н проектлау өчен ЦКБ-340 (п/я 12) төзелүен искә төшереп алыйк әле. 1955 елда бюро завод юрисдикциясеннән чыгып, мөстәкыйль предприятиегә әверелә. ЗПКБ алдында торган бурычлар вакыт узуга карап ничек үзгәрде?
– 1949 елның 18 ноябрендә 340нчы завод каршында (хәзерге А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы) СССР суднолар төзү сәнәгате министрының боерыгы нигезендә, су асты көймәләренә «зур аучылар»ны проектлау өчен, 340нчы үзәк конструкторлык бюросы (ЦКБ-340) төзелә. Беренче биш елны (1949-1954 еллар) бюро эшчәнлеген оештыру чоры дип атарга була. Бу вакытта эшнең төп юнәлешләре, тематикасы билгеләнә, традицияләре булмаса да, үз коллективы барлыкка килә. Бу чорда инженерларның яңа буынын кабул итәргә һәм алардан үз эшләре белән аерылып торган белгечләр әзерләргә сәләтле булган мәктәп формалаша. 
1955 елда 340нчы үзәк конструкторлык бюросы мөстәкыйль предприятиегә әверелә һәм завод юрисдикциясеннән чыга.
Ә оешуының ун еллыгына, 1959 елда, шәһәрнең үзәгенә, Ленин урамына күчерелә, анда 1962 һәм 1983 елларда ике махсус җитештерү корпусы төзелә.
Дәүләтебез тарафыннан эшләнгән стратегик бурыч яшь коллективның төп эш юнәлешен - ватан чикләрен саклый торган һәм дошманның су асты көймәләренә каршы торырга сәләтле хәрби корабларны проектлауны билгели.
Корабларны һәм дошманга каршы торырлык судноларны үстерүгә һәм камилләштерүгә бәйле рәвештә, куелган бурычлар да үзгәрә, ЗПКБ чит ил аналогларыннан ким булмаган һәм еш кына аларны узып китә алган корабльләр һәм суднолар проектлый башлый.

БЕЗНЕҢ ГОРУРЛАНЫРЛЫК 
УҢЫШЛАРЫБЫЗ БАР
– Яшел Үзән ПКБсы проектлары буенча 800дән артык кораб һәм судно төзелгән, шуларның 200гә якыны экспортка җибәрелгән. Аларның кайберләре, әйтик, «Альбатрос» 1124 проектының көймәләргә каршы кече корабльләре легендар булып тора. Бюро хезмәткәрләренә эшләргә туры килгән иң кызыклы һәм иң катлаулы проектларны искә төшерик. 
– Яшел Үзән ПКБ коллективы элегрәк эшләнгән 159,35,204нче проектлары белән горурлана, СССР Хәрби-Диңгез флоты баш комитеты С. Г. Горшков аларны тулы нигез белән «флотның эш атлары» дип атый. Проектантлар өчен корабльләр, ата-аналарга балалары кебек, бөтенесе дә кызыклы һәм катлаулы, әмма биредә 1141 проектындагы су асты канатлы «Сокол» тибындагы корабльләрне һәм 1806 проектындагы физик кырларны тикшереп тору «Звук» тибындагы судноларны аерым атарга мөмкин.
Соңгы эшләнмәләр арасында 11540 проектындагы корабльләрне (шифры «Ястреб») һәм 1630 проектындагы «Буян» тибындагы һәм 21631 проектындагы «Буян-М» кебек иң заманча корабльләрне билгеләп үтәргә кирәк.
– 70 еллык юбилейда бюрода талантлы конструкторлар эшләгән – алар арасында Ленин һәм СССР Дәүләт премияләренең 14 лауреаты бар. 
– Бездә легендар шәхесләр, мәсәлән, «зур аучылар»ны төзү ысулын үзләштергән өчен СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1949 ел), 204 проектындагы корабльләр төзегән өчен Ленин премиясе лауреаты В.И.Цюпак хезмәт куйган. Бюроның беренче җитәкчесе һәм баш конструкторы, Ленин премиясе һәм СССР Дәүләт премиясе лауреаты, ТАССРның фән һәм техника атказанган эшлеклесе А.В.Кунахович белән горурланабыз. Ю.А.Никольский «Альбатрос» 1124 кораблен төзегән өчен (1979 ел) СССР Дәүләт премиясе лауреаты була. С.В.Русских 1208,1209,1249 проектларындагы елга корабльләре комплекслары төзегән өчен СССР Дәүләт премиясе белән билгеләнә (1985 ел). 
Россия Федерациясе хөкүмәте премиясенең ике лауреаты бар, ә шуларның берсе – 21630 проектының баш конструкторы Яков Кушнир бүген дә

 

хезмәт куя. 
– Күп кенә хезмәткәрнең «Атказанган уйлап табучы» исеме, кандидатлык диссертациясен һәм, хәтта, докторлык диссертацияләре яклаганнары да бар. «ЗПКБ» АҖ фәнни оешма статусына ия. Бюро хезмәткәрләрен иң элек Яшел Үзәннең интеллектуаль элитасы дип атыйлар иде – без хәзер дә шулай дип әйтә алабызмы?
– Безне халык телендә «бик акыллылар» дип тә атыйлар иде әле. Яшь белгечләр бюрога СССР суднолар төзү фәнни үзәкләреннән: Ленинград, Горький, Николаевтан килде. Бүгенге көндә хәл үзгәрде, югары белемле белгечләр шәһәрнең барлык учреждениеләрендә һәм оешмаларында җитәрлек, хәтта үз югары уку йортлары да бар. Әмма бюро коллективы лидерларның берсе булып кала. Бүген без элеккечә үк интеллектуаль элита дип атала алабыз.
ЗАКАЗЛАР ПОРТФЕЛЕ 
ҺӘМ ПАРТНЕРЛАР 
– Хәзер бюроның заказлар пакеты нинди? Предприятиенең йөкләнеше нидән гыйбарәт? Бюро суднолар төзүдә генә түгел, сәнәгатьнең башка тармакларында да эшли. 
– Заказлар портфеле бик зур, әмма барысы да контрактларга кадәр барып җитә алмый. Нигездә, алар гражданлык, коммерциячел, диңгез һәм елга, сусаклагычлары һәм күлләр өчен суднолар төзүгә кагыла. Йөзә торган электр станцияләренә, заправкаларга, кунакханәләргә, мунчаларга һәм, хәтта, җәнлекләр йөртә торган судноларга да заказ бирәләр.
– Көньяк-Көнчыгыш Азия өчен сак корабларының яңа проектлары булдырыламы? Вьетнам хәрби-диңгез көчләре өчен төзелгән фрегатлар үзләрен ничек күрсәтте?
– Вьетнам Социалистик Республикасы өчен төзелгән «Гепард-3.9» фрегатлары үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Бу сериянең дәвамлы булуы очраклы түгел. Экспортка әзер корабльләр генә түгел, аерым системалар да җибәрелә. Менә шулай 28 һәм 15В проектларындагы Һиндстан корабльләре өчен янгынга каршы саклау системалары эшләнде, куелды һәм тапшырылды.
– Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы, Горький исемендәге завод кебек үк, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе составына керде. ЗПКБның горькийлылар белән күпьеллык хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Хәзер завод белән мөнәсәбәтләр ничек урнашкан? Уртак проектлар күпме?
– Мөнәсәбәтләр үзгәрмәде – алар конструктив һәм яхшы, чөнки бер эш башкарабыз. Хәрби-Диңгез Флотына ярдәмче флот судноларын проектлауда үз урыныбызны тотарга тырышабыз, СФПР югары технологияле продукциясен, танкер, сыекландырылган газдагы суднолар, экипажсыз суднолар төзүдә үз хезмәтләребезне тәкъдим итәбез.
– Бюро Россиянең башка суднолар төзү предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәме?
– Илнең күп суднолар төзү заводлары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе тупланган. Хәзер Ерак Көнчыгыштан тәкъдимнәр бар, әмма алар барысы да ТКП килешүе дәрәҗәсендә генә «асылынып тора». Балык кәсебе судноларын төзи торган завод буларак «Хабаровск суднолар төзү заводы» алдынгы. «Восточная верфь» АҖ (Владивосток), «Волга» Суднолар төзү заводы» АҖ (Түбән Новгород) һәм башка предприятиеләр белән эшлибез. 

«ЧАЙКА» ҺӘМ КЕЧЕ 
ДИҢГЕЗ ТАНКЕРЫ
– 2019 елның августында Владивостокта Россия Федерациясе Оборона министрлыгы ихтыяҗлары өчен Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросының 03182 проекты буенча «Михаил Барсков» кече диңгез танкерын суга төшерү тантанасы булды. Мондый яңалыклар һәрвакыт куандыра! Дәвамы булырмы?
– «Россия Федерациясенең ярдәмче флотын үстерү программасы» нигезендә Россиядә «ЗПКБ» АҖ эшләнмәсенең 03182 проекты буенча дүрт кече диңгез танкеры төзелә.
Беренче танкер – «Волга» суднолар заводында» төзелгән «Вице-адмирал Паромов» 2018 елның 23 декабрендә Түбән Новгородта суга төшерелде. «Восточный верфь» АҖдә төзелә торган «Михаил Барсков» 2019 елның 27 августында Владивостокта суга төшерелде. Бу заводларда тагын берәр танкер төзелә – болар «Василий Никитин» һәм «Борис Аверкин». 
– ЗПКБ «Чайка» һәм «Чайка-СПГ» пассажир суднолары проектларын эшли. Аларның перспективасы нинди?
– «Чайка». Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, 2018 елда «Яшел Үзән ПКБ»АҖ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе һәм «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ белән берлектә Россия елга регистры классы астында 250,150 һәм 100 пассажирга исәпләнгән бердәм гидродинамик платформада йөрү-пассажир суднолары сериясен проектлауга кереште. Проект номерлары 03620

 

һәм 03621, шифры – «Чайка». Документлар комплекты тулы күләмдә эшләнгән һәм төзи торган заводка тапшырылган. Судно төзелеш стадиясендә.
«Чайка – СПГ». Россия Федерациясе Президенты В. В.Путинның бик зур күләмдә метанны утильләштерү һәм халык хуҗалыгында метан газын куллану юлларын эзләү турындагы йөкләмәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан «Чайка» 03620 проекты буенча сыекландырылган табигый газ нигезендә Россиядә беренче пассажир судносын проектлау һәм төзү турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта «Яшел Үзән ПКБ» АҖ техник проект эшли һәм параллель рәвештә «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖдә судноның корпусына эш сызымнарын бирә. Суднога нигез салу 2019 елның декабренә билгеләнгән.



Фото Яшел Үзән ЗПКБ  архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев