Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Этнографик диктант: сораулар уйландыра

Узган җомгада Россиянең бөтен төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә Зур этнографик диктант яздылар. Бу акциядә катнашып, үзен сынап карарга теләүчеләр шәһәребезнең 3нче гимназиясенә килде.

Ә аларны ишек төбеннән үк берничә милләтнең милли киемнәрен кигән кызлар төрле телләрдә исәнләшеп каршы алды. 100гә якын катнашучы, өч сыйныфка бүленеп, тарих, мәдәният, дин темасына чумды. Халыкара агарту акциясенең максаты – Россиядә яшәүчеләрнең, чит илдә гомер итүче ватандашларыбызның үз тамырларын, ата-бабаларыбызның традицияләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнергә теләк уяту. Чөнки мондый белем ул төрле милләт халыкларына булган хөрмәтне дә күрсәтә.
– Каникул булуга карамастан, шәһәр, мәктәп укучылары теләп килде. Әти- әниләре белән катнашучылар да бар. 20 сорау Россия буенча бирелсә, унысы Татар­с­танга кагыла. Бездә бу чара инде икенче ел уздырыла. Һәр катнашучыга сертификат, җиңүчеләргә дипломнар бирелә, – дип сөйли 3нче гимназиянең география укытучысы Елена Кашинцева.
Сораулар уйландыра. Тест формасындагы диктантны язып чыкканнарның күбесе шушы фикерне җиткерде. Катнашучыларга илебезнең бөтен этнографик картинасын яктырта торган кызыклы, күпкырлы сораулар бирелде. Араларында, әлбәттә, җиңелләре дә бар. Мәсәлән, Советлар Союзы герое, Оренбург губернасында туган язучыны атагыз дигәндә, дүрт вариант: Габдулла Тукай, Гадел Кутуй, Айдар Хәлим, Муса Җәлил вариантлары китерелгән. Катнашучылар дөрес җавап тапкан дип ышанасы килә.


– Барлык сорауларга да җавап бирдем. Чөнки укыган мәктәбем төпле белем бирә. Акция турында исә сыйныфташларымнан ишетеп белдем. Һәм үз белемемне сынап караганыма һич үкенмим, – ди 3нче гимназиянең X сыйныф укучысы Зөһрә Һадиева.
– Сораулар авыр да, шул ук вакытта җиңел дә. Кайберләре онытылган гына. Үзем белән тест биремнәрен алдым әле. Уйландырган сорауларга кайткач җавап эзләрмен дип торам. Бер карашка юк кына тема кебек, ә икеләнеп куясың. Минем өчен дини, тарихи сораулар җиңел булды. Узган ел да Зур этнографик диктантта катнаш­тым, быел да үземне сынап карыйсым килде. Һәм алдагысыннан аермалы буларак, тест формасында язу күпкә җиңел. Берничә вариантны күргәч тә, дөрес җавап  искә төшә, – дип фикерләре белән уртак­лашты диктант язып чыккан Гөлфинә Канакова.
Акциягә нәтиҗә 12 декабрь – Россия Федерациясе конституциясе көнендә ясалачак.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: