Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Этнографик белемне сыныйбыз

Татарстан этнографик диктантка әзерләнә. Россиянең бөтен төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә узган елгыга караганда мәйданчыклар ике тапкырга күбрәк ачылачак.

Ике меңгә якын мәйданда Зур этнографик диктант Халыклар бердәмлеге көне алдыннан 3 ноябрьдә 10 сәгатьтә башлана. Быел ул Россиянең 85 төбәгендә, шулай ук Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрк­мәнстан, Үзбәкстан шулай ук Абхазия һәм Көньяк Осетиядә үтәчәк. Диктант язуның төп максаты – әлеге акциядән соң Россиядә яшәүчеләрнең, чит илдә гомер итүче ватандашларыбызның үз тамырларын, ата-бабаларыбызның традицияләрен, гореф гадәтләрен өйрәнергә теләк уяту. Мондый белем төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәт һәм килешү нигезе булып та тора.  
Диктант язуда теләге булган һәркем катнаша ала. Аларның урыннарын www.miretno.ru, www.fadn.gov.ru сайтларыннан һәм социаль челтәрләрдә карап була. Татарстанда исә диктан 22 мәйданда үтәчәк. Район исемлекләре арасында Яшел Үзән дә бар. Бу чарада катнашырга теләүчеләр 3нче гимназия­гә килә ала. Нәтиҗә исә 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә ясалачак.
Узган ел диктантта үз белемнәрен сынап караган шәһәрдәшләребез фикере.
Алмаз Шәйдуллин:
– Узган ел әлеге акциядә мин дә катнаштым. Галимнәр әзерләгән 30 сорау Россиядәге географик атамалар, милли республикалар, анда яшәүче халыкларның диннәре турында гомуми эрудицияне күрсәткән мәгълүматлардан алып, теге яки бу халыкның милли аш-су, баш киемнәре кебек нечкәлекләргә дә багышланган иде.
Роза Тимершина:
– Тест кәгазьләре таратылгач, катнашучылар арасында «милли республикаларның башкалаларын белмибез икән» дигән сүзләр ишетелде. Шулай ук, сорауларга җавап биреп чыккач «чуашларның баш киеме ничек аталуын да әйтә алмадык инде», диючеләр дә булды. Диктант биремнәре җиңел дип әйтмәс идем.

Белешмә:
2016 елда Зур этнографик диктантны 90 меңгә якын кеше язган: 35 меңе – турыдан-туры һәм 50 меңгә якыны – онлайн режимда катнашкан. Диктант язучылардан иң яше – Ульяновск өлкәсеннән 12 яшьлек кыз бала, иң өлкәне – Мордовиядән 80 яшьлек ир-ат булган.

Илсөя Завилейская фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: