Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Эштә күңелле, рәхәт, булып кына торсын»

Шәһәребезнең Серго исемендәге заводның кешеләрне кырыгар һәм аннан да күбрәк еллар үзенә бәйләп тотуының нинди серләре бар икән?

Бер карасаң, беркемне дә мәҗбүри бәйләп куймыйлар бит анда. Яхшырак, уңайлырак эш урыннары да җитәрлек. Юк, китмиләр. Теге, туксанынчы кыен елларда да заводка тугры калып, авырлык­ларны бергә үтүчеләр бик күп. Бу күренешне, биредә барлыгын да, юклыгын да үз башларыннан кичергән озак еллар эшләүчеләрнең заводка, аның тарихына һәм батырлыгына карата булган тирән хөрмәте белән аңлатып буладыр, мөгаен. Ә бүгенге буынны Серго заводына яхшы хезмәт шартлары җәлеп итүе аңлашыла.

Гомерләре буе шунда эшләп, инде лаеклы ялда булуларына карамастан ял итәргә теләмәүчеләр, инде кендекләре береккән, бер зур гаиләгә әверелгән заводларында хезмәт кую­ларын дәвам итүчеләр дә шактый. Менә шундый урын икән ул Серго исемендәге завод.
 

Аллаһ бирса, хәлдән килгәнчә эшлим әле, – ди әңгәмәдәшем Әлфинур Романова да. – Өйдә нишләп ятмак кирәк, ә эштә күңелле, рәхәт, анда гомер буе бер казанда кайнаган, инде туганнарым кебек якын булган хезмәттәшләрем. Дөньялар тыныч булсын да, эшләр генә булып торсын!
 

Патша фамилияле Романова дигәч тә, әллә ниләр уйламагыз, Әлфинур ханым үзебезнең Бакырчы кызы ул. Гап-гади уңган-булган Насыйбуллиннар гаиләсендәге өч кызның уртанчысы булып туып, әтиләре бик яшьли вафат булганлыктан ирләр эшләрен башкарып үскән авыл баласы. Аның сигезенче сыйныфны тәмамлагач, 15 яшендә шәһәргә чыгып китүенең сәбәбе, бәлки, мәктәпнең унбер еллык булмавындадыр. Кем белә, ул вакытта кыз, бәлки, ун класс белеме белән арырак, Казангарак юл алган булыр иде һәм... Серго заводы үзенең бер тугры һәм тырыш хезмәткәрен югалтыр иде.


Әмма ничек булган – шулай булган, Әлфинур ханымның суыткычлар җитештерүдә эшләвенә быел август аенда кырык ел була! Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, 15 яшендә авылдан чыгып китеп, Яшел Үзәннең 22нче номерлы ГПТУсына укырга керә.

 

– Идел аръягыннан 15 кыз укыдык, – дип искә ала ул, – 3 ел буе һөнәр нигезләре буенча белем алып, 1983 елда, безгә инде 18 яшь иде, завод­ның ул вакытта 23нче цехында слесарь-сборщик булып эшли башладык. Күпме гомерләр узган. Хәзер ул кызларның икесе генә калды инде заводта. Авыр елларда, оешманың хезмәт хакы бирерлек мөмкинлеге булмаганда да беркая да чыгып китмәдек. Җитәкчеләребез дә бик әйбәтләр иде. Ул чорларда бит бер безнең завод кына түгел, илебез буенча шундый хәл булды. Шуңа күрә, бернигә карамый эшләдек. 38 ел дәвамында суыткычларның схемаларын җыйдым, менә соңгы ике ел тирәсе генә пленкадан чехоллар кисәм. Күңелдә бернинди үкенеч юк, киресенчә, шушындый, илебездә генә түгел, чит җирләрдә дә исеме билгеле ПОЗИС заводында хезмәт итүебез, кешеләргә һәр көнне кирәкле булган суыткычларда безнең дә кул җылысы булуы белән горурланабыз. Хәзер биредә рәхәтләнеп эшләрлек, бөтен шартлар тудырылган, чисталык-пөхтәлек, матурлык. Җитәкчеләргә рәхмәт, бөтен нәрсә җайлаштырылган. Ашханәгә керсәң – нинди генә тәмле ризыклар юк, хезмәт хакы вакытында бирелә һәм зарланыр­лык түгел, шуңа пенсиям дә канәгатьләнерлек. Аллаһ сәламәтлекләр һәм матур гомерләр бирсен барчабызга да!

 

Әлфинур ханым беренче мәхәббәтен дә Серго заводында очрата. Тормыш корып, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Тик 27 ел гомер иткәч, инсульт аның гомерен өзә (урыны җәннәттә булсын!). Балаларының әтисен җирләгәнгә инде тугыз ел узса да, башка ир хатыны булса да, Әлфинур апа кае­натасы-каенанасы белән яхшы мөнәсәбәттә. Барып, аралашып йөри, каенанасын мунчалар кертә.

«Әнинең башка кеше белән мунча керәсе дә килми аның», – ди.

Бүгенге көндә уллары һәм дүрт оныгы – әңгәмәдәшемнең тормыш мәгънәсе, яшәү шатлыгы.

Хәзерге вакытта Әлфинур ханымның гомер юлдашы итеп сайлаган ышанычлы терәге Евгений Анатольевич, шулай ук, 43 ел буе заводта эшли. Алдан «КамАЗ» машинасында ерак юлларга йөргән, хәзер инде сәламәтлеге сәбәпле, «Газель» автомобиленә күчкән. Кайберәүләр, бәлки, шаккатадыр кемнәрнеңдер бер оешмада, бер эш урынында шулай кырыгар ел эшләвенә. Күргәнегезчә, бу мөмкин һәм андый кешеләр безнең тирәбездә шактый. Андыйларның хезмәтләре бәяләнүенә дә ышанасы килә.
Аралашкан вакытта Әлфинур апаның туган авылы Бакырчыны ихлас яратуы, аның белән горурлануы ачык сизелеп торды.


– Нигезебездә хәзер апа белән җизни тора. Алдан әнине карадылар, рәхмәт яусын, ә хәзер әнинең сеңлесен карыйлар. Бик еш кайтып йөрибез, Бакырчыма озак кайтмый тора алмыйм, бөтен күңелем тарта, искиткеч бит безнең авыл! – ди ул.


Күңеленә – гомере буе эшләгән заводына, туган авылына, якыннарына булган шуның кадәр мәхәббәт сыйган якташыбызга сәламәтлек һәм алга таба да тормышыннан, хезмәтеннән ямь һәм тәм табып яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев