Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эсселекне ничек кичерергә: җиде киңәш!

Эсселектән интекмәс өчен, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз!

1. Иң пик вакыттта - 12 дән 16 сәгатькә кадәр, кояш иң көчле кыздырганда, пляжда ятарга яисә шәһәр буйлап йөрергә кирәк түгел. Бу вакытта салкынча бинада калырга тырышыгыз.

2. Җиңел туклануга күчегез! Яшелчә салатлары, майлы булмаган балык, җиләк-җимеш... Җиңел азык яхшырак үзләштерелә. Итле ризыкларны салкынча вакытка калдырып торыгыз.

3. Әгәр өйдә эссе һәм кондиционер юк икән, ванна тулы салкын су агызыгыз һәм ишеген ачык калдырыгыз. Бу һаваны бераз суындырачак. Юеш җәймәләрдә йоклау тиешле нәтиҗәне бирмәячәк. Гади вентилятор яхшырак эшли, хәтта ул бүлмә буйлап кайнар һава куса да.

4. Әгәр дистония (баш әйләнү, күз алды караңгылану, күңел болгану - симптомнары кояш сугуга охшаш) вакытында урамда калган булсагыз, күләгәле урынга утырыгыз, теләсә кайсы кибеткә яки даруханәгә керегез - анда гадәттә көчле кондиционерлар эшли.

5. Үзегез белән нашатырьлы салфетка йөртегез. Аның белән баш чигәләрен ипләп кенә сөртергә кирәк, иң мөһиме, күзгә эләкмәсен.

6. Әгәр урамда кан басымы күтәрелсә, өйгә кайткач, дару эчеп, юеш сөлге белән башыгызны каплап ятып торыгыз. Хәтерегездә тотыгыз, дарулар иң яхшы очракта ярты сәгатьтән эшли башлый. Бер-бер артлы дару төймәләре эчәргә ашыкмагыз.
Сүз уңаеннан, сезгә табиб язып биргән даруларны, эсседә генә булса да, эчүдән туктатмагыз. Исегездә тотыгыз, гипертония вакытында даруларны даими эчәргә кирәк, ә хәл начарланган вакытта гына түгел.

7. Салкынча (бозлы түгел!) суны күбрәк эчегез. Гадәти нормагызны ике тапкырга арттырыгыз. Урамга чиста сулы шешәсез чыкмагыз, бигрәк тә кояш кыздырганда. Лимонад, компот, сыра туры килми. Алар сусауны көчәйтә генә. Әгәр гади су эчә алмасагыз, аңа лимон согын өстәгез. Бу, сүз уңаеннан, кан тамырларына кирәкле С витаминының өстәмә чыганагы. Лимон тамырлардагы спазмаларны бераз киметәчәк. Ә инде суга бераз бөтнек яфрагы өстәсәгез, суыгыз хуш исле булып, тәм кертер. Суга шулай ук вакланган җиләкләр өстәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев