Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Эшкә барасым килеп тора»

Серго исемендәге завод җитәкчелегеннән: «Менә бу гүзәл ханым гомере буе бездә эшли һәм район газетасы битләрендә басылырга иң лаек­лыларның берсе», – дигәч, аралашу өчен, бирелгән телефон номеры буенча шалтыраттым.

Аңынчы инде исем-фамилиясен күреп, шаккату һәм чын күңелдән сөенү кебек хисләрне кичереп өлгергән идем. Трубканың теге башында мөлаем хатын-кыз тавышы ишетелгәч, үзем белән таныштырдым һәм инде авылдашым Фирдәүс апа Хантимированың аптырашта калуына көлешеп алдык.

Һәм аның татар хатын-кызларына тиң тыйнаклыгы белән: «Юк, язмагыз минем турыда. Аның кадәр газетага язарлык берни дә эшләгәнем юк минем», – дигәнен тыңладым.

Ә яңа гына мәктәп партасы арасыннан чыгып, заводка эшкә урнашу һәм бер урында 47 ел хезмәт итү – хөрмәт һәм дәрәҗәләргә лаек түгелме?
Күрше Апас районы Түбән Биябашында туып үскән Фирдәүс апа авылдан унҗиде яшендә чыгып китеп, гомеренең калган өлешен Яшел Үзәндә яши һәм эшли.

– Ул заманнарда мәктәпне тәмамлагач, совхозда эшләргә кирәк иде бит, ә минем калып сыер савасым килмәде. Әнием Гөлҗиһан гомере буе савымчы булып эшләде, мин дә кул арасына керә башлаганны бирле фермада әнигә булышып үстем. 1974 елда әнине «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләделәр. Бу орденга синең дә өлешең кергән, дия иде әни. Әле читкә киткәч тә, авылга отпускага кайткан вакытта ферма хатыннарын ялга чыгарып, сыер сава идем. Менә шулай итеп, өч кыз сөйләшеп, Зеленодольскида Серго исемендәге заводта эшләүче авылдашыбыз Әнәс абыйга ияреп киттек. Бу 1977 ел иде. Әнинең җибәрәсе килмәде инде, – дип искә ала тәүге тапкыр туган өеннән читкә чыгып киткән елларын Фирдәүс апа.

– Әнәс абый үзе эшләгән 18нче цехка урнаштырды. Мин әле бер елга якын «малолетка» булып йөрдем, бер генә смена эшләп, чөнки унҗиде генә яшь иде. Унсигезем тулгач, аннары өчәр смена эшли башладым инде мин дә. Ул цехта контролер булып 20 ел эшләдем. Аннары 15нче цехка күчтем. Биредә менә хәзер 27 ел була инде. Беренче көнне бу цех территориясенә аяк баскач ук, нинди санаторийга эләктем мин, дип шаккаткан идем. Андагы чисталык, матурлык, чәчәкләр – ис китәрлек. Идәнгә инә төшсә дә күренә – чиста, якты. Барлык шартлар булдырылган.

Тормыш юлдашы, шулай ук, ул вакытта әле Апас районына кергән Бортас (хәзер Кайбыч районы) авылы егете Илгизәр белән дә заводта таныша алар. 24 ел пар канат булып яшәп, ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Әмма, ни кызганыч, тормышның җитеш, матур вакытында Фирдәүс апа тол кала. 2001 елда армиягә киткән һәм шунда – Волгоградта хәрби хезмәттә калган улы Радик, бүгенге көндә Горький исемендәге заводта алып баручы хисапчы булып эшләүче кызы Эльза, дүрт оныгы аңа ныклы терәк, зур юаныч.
«Вредность» буенча 45 яшендә лаеклы ялга чыккан Фирдәүс апаның яраткан заводыннан аерыласы килми, унсигез ел инде, эшләвен дәвам итә.

Эшемне, коллективымны, җитәкчеләремне яратам. Бер ялгансыз, эшкә барасым килеп тора. Әгәр дә шулай булмаса эшләр идеммени?! – ди ул. – Шартлар начар, акча булмаган вакытта да беркая да китмәдек, ябышып яттык. Хезмәт хакын азык-төлекләтә биргән вакытлар, Мирный­дан эшкә электричка белән йөргән авыр чак­лар бар иде. Ә хәзер! Шөкер итеп, тәгәрәп китеп эшләрлек бит! Ярый әле 1998 елда Радик Хәсәнов килде заводка, рәхмәт яугыры. Автобус бирделәр, эшләр җайланды, әй рәхәт! Бер минут та соңга калган юк, зур комфортабельный автобус белән алып киләләр, эштән соң кайтарып куя­лар үзебезне. Хезмәт хакын бер көнгә дә соңга калмыйча айга ике тапкыр бирәләр, анысы да шөкер итәрлек. Заказлар бар.

Ел саен «Волга» санаторий-профилакторийда ял итәбез, сихәтләнәбез. 15нче цех территориясендә яңа административ-көнкүреш комплексы ачтылар: ял итү, душ керү бүлмәләре, ашханә – барысы да хезмәткәрләр өчен. Әйтәм бит, безнең заводта эшләгән кешенең кадерен беләләр. Җитәкчебез Сәет Сәлимович кешелекле, тирән тәҗрибәле, хөрмәтле шәхес. Бик яратабыз үзен. Менә без ике йөзләр тирәсе кеше бардыр цехта, төгәл итеп әйтә алмыйм инде, ул Ураза, Корбан гаетләрендә корбан итеннән пешерелгән пылау, шулпа белән һәрберебезне сыйлый, өлешсез калдырмый. Радик Шәфкәтович та бәйрәмнәрдә зур тортлар белән чәй табыны оештыра. Шундый, хезмәткәрләрен бәяли белүче җитәкчеләр кул астында эшләве дә күңелле.


Фирдәүс ханымның сүзләренә ышанмый мөмкин түгел. Әгәр дә начар шартлар булса, хезмәт хакын аз түләсәләр эш урыны турында шулай яратып сөйләп булмый ул, һәр көн шатланып эшкә дә йөрисе килми. Әле бит ул сеңлесе Алсуны да (өске фотода) үзе янына урнаштырган. Гаилә подряды дисәң дә була. Алсу да Сергода 20 ел эшли инде, лаеклы ялга чыгуына сигез ел, әмма, шулай апасы кебек үк эшләвен дәвам итә.


Язмам героинясының ярты гасырга якын гомере шәһәребезнең данлыклы Серго заводында узган дияргә була. Әйтүе генә җиңел, ә бит шул вакыт эчендә күпме вакыйга, шатлык-борчулар белән яшәлгән, гомер дәфтәре язылган. Авылдашларым, апалы-сеңелле чибәр һәм тырыш Фирдәүс апа белән Алсуга саулык һәм яраткан хезмәтләреннән алга таба да канәгать булып эшләүләрен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев