Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшсезләр саны арта

Яшел Үзән муниципаль районының мәшгульлек үзәге дистанцион эш режимына күчте. Хезмәткәрләр тулы составта эшли.

Үзизоляция шартларында мәшгульлек үзәгенә халыктан гаризалар «Работа в России» порталы аша килә. РФ законы буенча документларны карау һәм тикшерү өчен 11 көн вакыт бирелә.

– Гражданинга әлеге порталга күчәргә тәкъдим итәбез. Гаризаны урнаштырганнан соң, барлык юлларны да тутырып, резюме беркетергә кирәк һәм мәшгульлек үзәгенә әлеге мәгълүмат килеп ирешсен өчен, шушы ике документ җитә, – дип аңлата Яшел Үзәннең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Светлана Гататдинова.

– Алга таба без боларның барысын да программага кертәбез, эшләгән еллар турында, әлеге гражданинның хезмәт хакы дәрәҗәсе хакында Пенсия фондыннан мәгълүмат алабыз һәм шуннан чыгып, пособие түләү турында карар кабул итәбез.
Эшсезлек буенча пособиеның иң аз күләме – 1500 сум, иң зуры – 12130 сум тәшкил итә. 30 марттан мәшгульлек үзәгенә шәһәр халкыннан 500 гариза кабул ителде. Эшсезләр сафы 40 кешегә артты. Хәзер аларның саны – 842.

– Әйе, эшсезлек дәрәҗәсе арта һәм бу пандемия чорында көтелгән хәл, – дип сөйли район җитәкчесе Михаил Афанасьев. – Иң мөһиме, без бу вәзгыятьне контрольдә тотабыз, алга таба кая һәм ничек барырга кирәген беләбез. Эш табарга теләүчеләргә караганда, вакансияләр бермә-бер күбрәк булуын аңлау мөһим. Халыкның яңа һөнәр үзләштереп, эшли башларга мөмкинлеге бар.

Хезмәткәрләр сүзләренә караганда, хәтта үзизоляция шартларында да, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән кайбер гражданнар эш таба алган.
Еш бирелә торган сорауларга җавапны Вконтакте социаль челтәрендә «Центр занятости населения г.Зеленодольска» төркемендә дә табарга була.

Үзәк белгечләренең гражданнарга зур үтенече бар:

  • trudvsem.ru порталында анкетаны һәм резюмены игътибар белән тутырыгыз;
  • үзәккә шалтыратыр алдыннан, Вконтакте төркемендә еш бирелә торган сорауларга җаваплар белән танышыгыз;
  • үз контактларыгызны калдырганда, үзәк белгечләре сезнең белән элемтәгә керер өчен,алар эшли торган булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X