Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшсезлектән ничек эшкуар булып китәргә

Пенсиягә чыгарга берничә ел кала, Александр Гнидин предприятиедә кыскартылуга эләгә.

Анда ул 22 ел фрезерчы булып эшләгән. Шуннан соң ир мәшгульлек үзәгенә барып исәпкә баса.
2019 елның мартында исә "Балыкны эшкәртү һәм ыслау хезмәтләре" дип аталган үз эшен ачып җибәрә элекке эшсез. 
- Бизнес-план төзедем, аны хупладылар һәм субсидия бирделәр, - дип сөйли Александр. - Алынган акчага мин суыткыч җайланмалары, төтен генераторы, киштәләр сатып алдым.
Эше уңышлы бара, субсидияне ничек сарыф итүен эшмәкәр хисап тоткан инде. 
Александр Гнидин сүзләренчә, ул тормышыннан канәгать. 
- Куанып эшлим, өстәвенә, эш табыш китерә, монысы мөһим. 
Финанс ярдәме алу өчен мәшгульлек үзәгендә эшсез сыйфатында теркәлергә, эшкуарлык эшчәнлеге төрен сайларга һәм бизнес-план әзерләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев