Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Эшсезлектән -эшмәкәрлеккә»

«Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе базасында 10 октябрьдә «эшсезлектән -эшмәкәрлеккә» дип аталган кызыклы чара оештырылды.

Биредә салым хезмәте, Пенсия фонды идарәсе, «Яшел үзән» инвестиция үзәге вәкилләре катнашты. 
Очрашуга үз эшен ачу теләге белән янган, планнарын тормышка ашыру өчен бирелә торган финанс ярдәме алырга теләгән эшсез гражданнар, ягъни булачак эшкуарлар килгән иде. 
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәхси эшмәкәр сыйфатында эшләгән очракта бирелүче акча алу тәртибе турында сөйләделәр. 
Салым хезмәте һәм пенсия фонды вәкилләре салым салу системасы һәм хисап бирү срокларын сайлау, шулай ук салым инспекциясендә исәпкә кую тәртибе буенча киңәшләр бирделәр. 
«Яшел үзән» Инвестицион үзәге җитәкчесе Антонова Мария Михайловна, булачак эшмәкәрләргә бизнес-план төзегәндә нинди сорауларга игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде. 
Шулай ук чарада шәхси эшмәкәр М.Ф. Низаметдинова катнашты, ул 2017 елда мәшгульлек үзәге аша бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алган икән һәм юридик хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә үз бизнесын ачкан. Ул үз эшен башлап җибәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты, бизнесны оештыру этабында нинди кыенлыклар туарга мөмкинлеге турында сөйләде. 
Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар һәм аңа уңай бәя бирделәр. 
Мондый очрашулар алга таба да даими рәвештә үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X