Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшсезлектән анадан тума чишенә башладылар

Казан рестораторлары эчке киемнәрен дә салып, урамга чыкканнар.

Ресторан хезмәткәрләре, “общепит”ларының хәзерге вакытта финанс хәлен ачып бирүче фотографияләр флешмобында катнаша.

Казанда ReLab Family бинасы #голыйголод дигән флешмоб башлап җибәргән. Бар хезмәткәрләре, хәзерге вакытта авыр вакытлар кичерүче туклану биналарына ярдәм йөзеннән, анадан тума чишенеп, фотога төшкәннәр.

“Безнең эшлисе һәм акча аласы килә. Әлеге аңлатма бик гади һәм аңлаешлы. Мондый флешмоблар Европаның берничә илендә узды инде. Испаниядә рестораторлар һәм шеф-поварлар киемнәрен салды. “Сез безне чишендердегез” девизы астында, алар, саклану чараларын кулланып, туклану биналарына эшләргә рөхсәт таләп итте”, - дип язылган ReLab Family Инстаграм битендә.

Аклы-каралы фотосурәтләрдә оешма хезмәткәрләре шәрә, әмма оят җирләрен нәрсә белән дә булса каплаган. Алар үзләренең финанс халәтен шул рәвешле җиткерергә тырыша.

Флешмобта башка барлар да катнаша башлаган. Мәсәлән, Kommunalka. Барның 4 хезмәткәре Казан уртасында чишенгән килеш фотога төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев