Эшмәкәрләр – авыл тоткасы
Күгәй халык җыены яңа клубта узды һәм ул шыгрым тулы иде. Һәр җирлектәгечә, биредә дә безне эштән курыкмаучы, үзләренең хәләл ризыклары белән якташларын сөендерүче авыл уңганнары каршы алды.
Район җитәкчесе Михаил Афанасьев аларның һәммәсе белән якыннан аралашып, киләчәктә үсешләре өчен киңәш-табышын да бирде. Авыл җирлеге башлыгына, районнан килгән җитәкчеләргә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының төрле программаларында катнашып, халыкка субсидия алуда булышлык күрсәтүләрен сорады. «Мондый эшмәкәрләрне кулда гына күтәреп йөртергә кирәк. Алар авылның киләчәге!» – диде башлык.
Яшел Үзәндә яшәгән Ишмөхәммәтовлар гаиләсе лаеклы ялга чыккач, Тау Иленә кайтып төпләнә. Монда бөтенләй икенче тормышлары башлана. Гомер буе бил бөктек, ял итик инде, дип, телевизор карап, диванда ятуны сайламый алар, ә ныклап торып авыл хуҗалыгы тармагына чума. Бүгенге көндә 6 сыерлары бар. Терлек санын арттырырга исәпләре. Дәүләт программасы ярдәмендә абзар салу теләге белән дә яналар. Люция апа үз продукциясен Норлат базарына илтеп сата. Ә умартачылык белән шөгыльләнүче Камил Әдиятуллиннар хуҗалыгына, исә, үз товарларын урнаштыру өчен сатып алучыны җәлеп итәрлек итеп төргәкләү буенча киңәш бирделәр. Яшел Үзәннең экологик чиста җирлегендә җитештерелгән дип язылган, күзне кызыктырырлык савытларга урнаштырылган бал, кәрәз һәм башка бик күп төрле продукцияне сатып алучылар күбәер иде. Күпләп каз асраучы Гыйләҗевларга да, кош санын арттырып, үз эшләрен җәелдерү бурычы куелды. Чөнки, халык бүгенге көндә натураль, химиясез азык-төлеккә өстенлек бирә башлады. Авылда җитештерелгән товарга сорау зур. Бәясе дә арзан түгел, дияр идем. Сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар өчен иң мөһиме – сыйфат!
Авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинованың еллык хисабын игътибар белән тыңладык. Аның чыгышыннан күренгәнчә, Күгәй җирлегенең төп икътисадый күрсәткечләре ике авыл хужалыгы кооперативыннан тора. Биредә 60 кеше эшли. Шәхси хужалыкларның да тырышлыгы сөендерә.
– Бездә 294 мөгезле эре терлек бар. Шул исәптән, 101 баш сыер (15ендә лейкоз авыруы), 8 баш ат бар. Әмма халык ярдәмче хуҗалыкны торгызу өчен бирелә торган ташламалы кредиттан аз файдалана. Чөнки кредит процентлары бик нык артты, – дип сөйли Фәния Хисаметдинова.
(Тулы варианты газетабызның 7нче санында)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев