Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшләгәннәре юлларыннан күренә

Кыш булса да, Олы Яке авылын йокыга талган дип әйтеп булмый. Бу як халкы тик утырмый. Чөнки яшелчәчелек белән шөгыльләнүче уңыш турында хәзердән үк кайгырта. Иманым камил, алар инде орлык-үсентеләр белән мәш киләдер.

Олы Яке авыл җирлегенең  җыены да актив барды. Халык та  күп иде. Һәркайсының район башлыгы Александр Тыгин катнашкан очрашуда үз сүзен әйтеп каласы килә.  
Җирлек  бюджеты кереме күпме булса, чыгымы да шуның кадәр. Физик затлардан җир салымы 130,2 процент үтәлгән. Ә юридик затларның – 376,8 процент. Милек салымын да арттырып җыйганнар. Ә менә үзсалым акчасы планлаштырганнан азрак – 93,1 процент. Моның өчен республикадан  869000 сум акча күчерелгән. Әлеге саннар җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллина чыгышында яңгырады.
– Халыкның үзсалым җыю программасында актив катнашуы, әлбәттә, үзенең уңышлы нәтиҗәсен бирә, – дип сөйли җирлек башлыгы. – Программа 2014 елдан бирле эшли һәм шушы биш ел эчендә 912 мең сум акча җыелды.  Республикадан шуңа 3 657 600 сум өстәп бирелде. Моңа без хәйран гына эшләр башкара алдык. Быел 60 процент дәрәҗәсендә җыйдык инде. Шулай да аны 20 мартка кадәр тапшырып бетерергә кирәк.
Хисап чорында шушы программа буенча Олы Якенең Тепличная һәм Озерная урамнарында вак таштан юл салынган, скверга ут куелган, Каратмән авылы  урамнары яктыртылган. 
– 2018дә өстәмә керемнәр байтак булды, – дип сүзен дәвам итә Фирая Фәйзуллина. – Олы Якенең Яңа, Чишмәле һәм Уразлының Почта һәм Тау өсте урамнарына таш юл салынды. Никольское авылында яз-көз айларында  бик кыен иде, анда да юл салдык.  Алай гына да түгел, Каратмән авылының Клуб урамына ремонт ясаттык. Былтыр өстәмә керем акчасына вак таш сатып алдык. Безнең иң зур проблемаларның берсе Үтәнгеш авылы иде. Анда 79 машина вак таш кайтарып җәйдек. Хәзер инде яз-көз айларында бу авылга да машиналар керә алыр дип өметләнәбез. Уразлы авылына 344 тонна вак таш кайтарттык. Җирләр кипкәч, аны Югары урамга җәячәкбез.    
Әмма юлларны кышын да карап торырга кирәк.  Аларны чистартуга 120 мең сум салып куелган булган. Быел кар күп булгач, акчалары да бетеп бара икән.

Тулы материалны газетада укырга мөмкин (№13).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев