Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшлекле дүшәмбедә көн кадагындагы мәсьәләләр каралды

Бүген Горький исемендәге мәдәният үзәгендә шәһәр һәм район предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашында «эшлекле дүшәмбе» узды. Киңәшмәне Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев үткәрде.

Көн тәртибендә Васильево һәм Раифа авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре каралды, әлеге җирлек башлыклары Илдар Хәлиуллин һәм Олег Васильев хисаплары белән чыгыш ясады. 
Шулай ук «эшлекле дүшәмбе» нең көн тәртибендәге сораулары арасында ЯҮМРның инфраструктура үсеше департаменты җитәкчесе урынбасары Дамир Ибраһимовның 2019 елда башкарылган ремонт эшләре турында доклады һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Роман Кудрявцевның «Интернет челтәре, кәрәзле элемтә һәм банк карталары ярдәмендә караклык очракларының ешаюы турында» доклады тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X