Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта

2018 елда эшләүче пенсионерларның пенсиясен чираттагы тапкыр яңадан исәпләячәкләр.

Билгеле булганча, га­мәлдәге законнар буенча, әгәр пенсионер хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә теләсә дә,  ул дәүләттән пенсия алырга хокуклы. Аермасы шунда гына: эшләмәүче пенсионерларның пенсия­се  индексацияләнү исәбенә  артса, эшләүчеләрнең ул башкача.  Аларның ул  ел саен өстәмә баллар исәбенә арта.  Өстәлгән баллар  пенсиянең  страховой һәм тупланма өлеше артуга китерә.  2018 елда да эшләүче пенсионерларга түләү күләме үзгәрәчәк.
Пенсия фонды  хезмәт эшчәнлеген дәвам иткән россиялеләрнең  пенсия күләмен 2018 елның августында караячак. Пенсия баллары быел кыйммәтрәк торачак – бер балл өчен 81,49 сум өстәлә. Әмма кагыйдәләр буенча  яңадан исәпләгәндә иң күбе  өч балл гына исәпләнә алачак.  Шуңа күрә элек билгеләнгән  пенсия суммасына  244,47 сумнан да артыгын өстәмәячәкләр.
Яңадан исәпләүләр  эш бирүченең  эшләүче пенсионер өчен Пенсия фондына хезмәт хакының 22 проценты  күләмендә  түләгән өчен алып барыла. Әгәр дә ул аны 2017 елда даими рәвештә түләгән булса,  эшләүче пенсионер  өстәмәнең яңадан исәпләнүенә исәп тота ала.  Моның өчен  Пенсия фондына өстәмә мөрәҗәгать итү кирәкми.  Ул автомат рәвештә алып барыла. Картлык буенча страховой түләү күләме  түбәндәге формула буенча үткәрелә: шәхси пенсия коэффициенты  аның бәясенә тапкырлана.
Әгәр дә эшләүче пенсионер 2017 елның 30 сентябренә кадәр эшеннән киткән булса, аның пенсиясе 2018 елда индексацияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: работающий пенсионер пенсии