Эше судта
Прокуратура, кеше мөлкәтен урлаган һәм наркотик матдәне законсыз сатып алган өчен, 36 яшьлек Алексей Николаевны (исем-фамилиясе үзгәртелгән) 2 маддә буенча гаепләп, җинаять эшен судка җибәргән.
Николаевның бер сәүдә үзәге яныннан узып барганда тамбурда ир-атларның күн курткасы кигертелгән манекенга күзе төшә. Исерек ир кибет персоналы күрмәгәндә шушы манекенны кибеттән урлап алып чыгып китә. Манекен үзе 1500 сум торса, куртка - 18500 сум. Бу хәл 2015 елның 23 гыйнварында була.
Шушы ук Николаев, 2015 елның 6 мартында «Табигать байлыклары» КП территориясендә билгесез кешедән үзенә куллану өчен 500 сумга наркотик матдә сатып ала
- Шул ук көнне ул Комсомольская урамында күзәтү астына алынып, тоткарланды, - дип сөйли шәһәр прокуроры урынбасары Эдуард Миннегалиев. - Тоткарланганда Николаев наркотик салынган төргәкне ыргытып, җәзадан качмакчы булды. Әмма соң иде инде. Ул үз гаебен таныганнан соң, җинаять эше судка җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев