Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эш вакыты аерым билгеләнә

– Инвалид кеше өчен эш вакыты ничек билгеләнә? Шул хакта аңлатмассызмы икән. Мәдинә Шакирова.

– Оештыру-хокукый формаларына һәм милек төренә бәйсез рәвештә, оешмаларда инвалидларга эш шартлары шәхси тернәкләндерү программасы (алга таба –ИПРА) нигезендә тудырыла.
1нче яки 2нче төркем инвалидның эш вакыты атнасына 35 сәгатьтән дә артмаска тиеш. Көндәлек эш вакыты медицина бәялә мәсендә күрсәтелергә мөмкин, ә эшчәнлек төрләре һәм хезмәт шартлары – ИПРАда.
Инвалидларны төп эш вакытыннан тыш, ял көннәрендә һәм төнлә эшкә җәлеп итү бары тик аларның үз ризалыгы белән генә рөхсәт ителә. Эш бирүче мондый хезмәткәрне төнлә эштән баш тарта алуы хокукы турында язмача алдан таныштырырга тиеш.
Инвалидларга ел саен 30 календарь көннән дә ким булмаган һәм шулай ук хезмәт хакын сакламыйча 60 календарь көнгә кадәр ял бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев