Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эш урынында бәхетсезлек очраклары теркәлгән

2018 елда Яшел Үзән районы производство мәйданнарында барлыгы 10 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шуларның 4се – авыр, ә икесендә бәхетсезлек очрагы үлем белән тәмамланган. Бу саннар күптән түгел Хезмәтне саклау буенча Координацион советның чираттан тыш утырышында яңгырады.

Биеклектә эшләгәндә

15 мартта «УК «Старт-3»  ширкәтендә  ирләр  йорт түбәсеннән  кар чистартканда  берәү тайгак урында  түбәдән аска «оча». Нәтиҗәдә зыян күрүченең  умыртка  сөяге һәм тәненең башка урыннары сына.
27 июньдә «Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыятендә дә бер инцидент була. Эшче эш башкару өчен металл конструкциягә менә  һәм аның буенча барганда, аягы таеп китеп, аска барып төшә. Зыян күрүченең бот сөяге сына,  башы җәрәхәтләнә.
Шулай ук 28 июньдә Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесендәге очрак үлем белән тәмамлана. Ремонт бригадасында эшләүче котельный  түбәсеннән якында торган гараж түбәсенә егылып төшә. Алган җәрәхәтләрдән ир кеше шунда ук үлә.

 

Мондый бәхетсезлек очраклары булмас та иде, әгәр:

  • Хезмәткәрләрнең биеклектә эшләү өчен рөхсәте булган булса;
  • Предприятие үзенең хезмәткәрләренә биеклектә эшләгәндә   иминлек ысуллары өйрәтсә һәм кулланса;
  • Хезмәткәрләр техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткән  булса;
  • Предприятие хезмәтне саклау буенча даими укыткан һәм белемнәрне тикшергән булса;
  • Җитәкчеләр белгечләрне  кирәкле инвентарьлар һәм шәхси сак­лану өчен корылмалар белән тәэмин иткән булса;
  • Хезмәтне саклау буенча  планнан тыш инструктажлар үткәрелгән һәм белемнәрен тикшергән булса;
  • Җитәкчеләр хезмәткәрләрдән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне сораса һәм әлеге таләпләрне үтәүне тәэмин иткән булса;
  • Барлык куркыныч  машиналар һәм  станоклар сакланыч  койма  белән әйләндереп алынган, төсле сигнал  разметкалары һәм  куркынычсызлык  билгеләре белән тәэмин ителгән булса.

ЯҮМР Советының матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X