Ертык куртка бәясен суд аша
Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче бер хатын кибеттән кызына дип, куртка сатып ала. Әмма кием дүрт тапкыр гына киелә.
Озак та үтми, куртканың җиңнәре ертылып, сүтелеп чыга. Сыйфатсыз товарны алар кибеткә илтеп, түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәләр. Сатучы аны кире алудан да, түләнгән бәясен бирүдән дә баш тарта. Нәтиҗәдә, сатып алучыга шушы дәгъвасы белән ТР Алкоголь инспекциясе Яшел Үзән җирле органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә.
– Без аңа сатып алу-сату килешүен өзү турында шикаять проектын төзүдә булыштык, – дип сөйли бүлек җитәкчесе Флера Гаязетдинова. – Сатучы, барыбер, шикаять булуга карамастан, куртка акчасын кире кайтарып бирмәде. Ахыр чиктә кулланучы үз инициативасы белән Казанда бәйсез экспертиза уздырды. Аның нәтиҗәсе кулланучы файдасына булды. Безнең булышлык белән судка дәгъва гаризасы бирелде. Җәмәгать судьясы тарафыннан сатучыдан сыйфатсыз товарның бәясен, әхлакый зыян өчен компенсация, экспертиза уздыру, транспорт, почта чыгымнарын түләттерү буенча карар чыгарылды. Шулай итеп, сатучының законны бозуы сәбәпле, кулланучыга үз хокукын суд аша торгызырга туры килде.
Бу очракта сатучы нәрсә нигезендә эш иткәндер, әмма кулланучыны яклый торган закон да яшәп килә бит. Бәлки ул, сатып алучы шундый катлаулы юллар аша йөрмәс, эш судка кадәр барып җитә алмас, дип уйлагандыр. Дөрестән дә, күбебез ертыкны тегеп кисә кия, әмма суд юллары аша йөрмәскә тырыша. Ә менә бу очракта, кулланучы таләпчән һәм үз хокукын яклый торган кеше булып чыккан. Үз хокукларыбызны бу дөньяда белү бик кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев