Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«ЭРА» предприятиесе» акционерлык җәмгыяте генераль директорының бәйрәм котлавы!

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

Сезне чын йөрәгемнән илебез  халкы өчен иң кадерле дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән ихластан котлыйм.

Еллар уза, әмма хәтер тутыкмый, геройлар турында истәлекләр  югалмый. Миллионлаган кеше язмышларын бутаган  фаҗигале вакыйгаларның яңадан-яңа фактларын ачыклап, тарих  битләрен елдан-ел ныграк актарабыз. Сезнең  язмышка насыйп булган  сынауларны бары тик көчле рухлы, батыр, кыю, туган илен һәм халкын  чиксез яратучылар гына  намуслы үтә алды.
Сезнең алдыгызда башыбызны түбән иябез, кадерле  фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, фронтовикларның тол калган хатыннары һәм сугыш балалары! Күгебез һәрвакыт аяз булсын, сәламәт һәм бәхетле булуыгыз өчен якыннарыгыз  барысын да эшләр дип ышанабыз.
Бөек Җиңү көне белән!

Игорь Бабушкин,
«ЭРА» Яшел Үзән предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев