Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Эра» Яшел Үзән предприятиесе» АҖнең генераль директоры Игорь Бабушкин, хөрмәтле ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, шулай ук яшел үзәнлеләрне, кайткан кунакларны Җиңүнең 79 еллыгы белән котлый

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, яшел үзәнлеләр, кунаклар!

Сезне илебез тарихында истәлекле дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән ихластан котлыйм.
Бик зур корбаннар һәм тиңдәшсез батырлык бәрабәренә яулап алынган Бөек Җиңү нуры күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, ватанпәрвәрлеген чагылдыра. Сезгә – сугыш кырында каһарманнарча көрәшкән, фидакарьләрчә хезмәт куйган, Ватанын өзелеп яраткан данлы буын вәкиленә булган ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Сезнең батырлыгыгыз һәм көчле булуыгыз нәтиҗәсендә бүгенге буын тыныч яши.

Барчагызга да чын йөрәктән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телим. Тормышыбыз имин, көннәребез якты, күңелебез һәрчак шат булсын. Бөек Җиңү көне белән!

Игорь Бабушкин,
«Эра» Яшел Үзән предприятиесе»
АҖнең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев