Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Энҗе кебек матур тешләр бизи кешенең йөзен

Елмаю бүләк итүчеләр турында бүген сүзем

 Тезелеп киткән, ап-ак матур тешләр һәркемнең хыялы инде ул. Тик табигать һәркемне дә андый күркәм байлык белән бүләкләми шул. Булганнары да бүгенге экологиягә һәм яшәү рәвешенә каршы тора алмый. Бәхеткә, әлеге хыялны тормышка ашырырга сәләтле һөнәр ияләре бар бездә.

Бүген газета укучыларыбызга яшел үзәнлеләргә (һәм аннан читтә яшәүчеләргә дә) энҗе елмаю бүләк итүчеләр арасында иң тәҗрибәлеләренең берсе, югары категорияле стоматолог-ортопед, ТР һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыкларыннан Почет грамоталарына лаек булган Татарстан Республикасының атказанган табибы Фәрит Шәйхетдин улы Зәйнетдинов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Теш сызлау – иң үзәккә үтә торган, түзеп булмаслык авыртуларның берсе, дошманыңа да теләмәссең. Аңа бит әле теш табибы кабинеты ишеге бусагасын атлап кергәндәге курку да өстәлә. Әйе, әйе, хәтта «мин курыкмыйм» диючеләрдә дә бар ул шүрләү. Шуңа күрә бик күпләребез төрле чаралар белән сызлавын басып, дәваламыйча йөрү аркасында югалта да теш­ләрен. Һәм инде андыйларга Фәрит Зәйнетдиновка мөрәҗәгать итүдән башка чара калмый.

– Әйтегез әле, Фәрит Шәйхетдинович, стоматологны ничек «яратыр­га», ничек эчтәге теге кечкенә бала куркуын җиңәргә?

– Әйе, теш табибын яратырга һәм иң кимендә елга бер-ике тапкыр күренергә кирәк. Унсигезенче гасыр түгел бит инде, куркырлык берни дә юк, заманча технологияләр, җиһазлар, хәзерге ысуллар белән авыртуларсыз, әллә нинди катлаулы очракларда да пациентларга ярдәм күрсәтергә мөмкин. Теш бит ул матурлык өчен генә бирелмәгән кешегә, организмның сәламәтлеге аларның төзеклегенә бәйле. Теш табибы янына баруны сузып йөрүчеләр иң элек шуны уйласын иде. Тарихка күз салыгыз, сәламәт, көчле колларны тешләре буенча сайлап алганнар.

– Тешләрнең сәламәтлегенә нәрсәләр йогынты ясый?

– Күп факторлар. Юкка гына кечкенәдән үк теш­ләрне иртә-кич юарга өйрәтмиләр. Щетка белән генә ышку да җитми, теш араларындагы «налет»ны махсус җеп белән алырга кирәк, кариес күбрәк шунда башлана да, чөнки тиешенчә чистартылмый. Гигиенадан алып, ашказанының кислоталылыгы һәм, хәтта, кеше кичергән стресс та тешнең җимерелүенә сәбәп була ала. Цитруслар, татлы һәм «острый» ризыклар, әче алма гына ашасаң да, авыз­ны чайкарга тырышыр­га кирәк. Ә ныгыту өчен кальцийлы ашамлыкларга өстенлек бирергә инде.

– Ортопед буларак нинди киңәшләр бирер идегез?

– Теш куйдыралар да, стоматологка күренергә кирәкми дип уйлыйлар. Соңгы чиккә җиткәч кенә, кабат безнең янга киләләр. Озак киеп йөргәч бөтен нәрсә туза, әйе бит, тешләр дә, ясалма булсалар да, нәкъ шулай. Аяк киемен киеп йөрибез дә, алыштырабыз, яңасын алабыз. Ә тешне дә шулай алыштырырга кирәклеген аңламыйлар. Даими күренеп торсалар, табибка да, үзләренә дә күпкә җиңелрәк булыр иде.

– Ясалма теш ничә елга куела?

– Теләсә нинди ясалма теш, алынмалымы ул яки металлокерамикамы – 3-4 елга куела. Әйтмим, кемнәрдер бер проблемасыз унар ел һәм аннан да күбрәк йөри. Үз вакытында безгә килеп, күренеп, тешләрнең халәтен тикшереп торырга кирәк. Хәзер инде, белгәнегезчә, иң ышанычлы һәм озак хезмәт итүче теш – имплант. Күпләр аңа өстенлек бирә дә. 70 яшьлекләр дә куйдыра ала. Медицина ягыннан каршылыклардан онко-авырулар һәм шикәр диабеты.

– Эшегездә нәрсә канәгатьлек бирә?

Процесс. Теләгән, тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен азарт уяна. Түләүле клиникалардан да катлаулы пациентлар килгәли, үземә килүчеләрдә дә бик еш шундыйлар (әйтәм бит, кешеләр безгә визитны иң соңгы чиккә калдыра) – барыбер булдырам дип эшлисең, өйгә кайткач та шуны уйлап, иң оптималь вариантларны барлыйсың. Ә инде өметләр баглап килгән кеше, минем эштән канәгать булып, елмаеп чыгып китсә – җанга рәхәт булып кала.

Фәрит әфәнде, чын мәгъ­нәсендә, үз һөнәренең остасы. Аның Казан медицина институтын тәмамлап Яшел Үзән стоматология клиникасында эшли башлавына 36 ел. Теш дәвалау, кую, протезлау юнәлешендә булган күп кенә яңа технологияләр биредә аның тарафыннан башкарылып сынала һәм клиниканың эш сыйфатын яхшыртуга зур өлеш кертә. Теләсә нинди оешма, учреждение менә шундый бер урында хезмәт куючыларда тотынып тора да инде. Шул 36 ел эчендә күпме белгеч биредә тәҗрибә туплап, отышлырак урыннарга киткән дип уйлыйсыз? Бихисап! Чөнки бюджет оешмасындагы хезмәт хакы яшьләрне канәгатьләндерерлек түгел. Биредә бары тик үз эшләренә тугры һәм чын күңелдән яратып башкаручылар гына озак еллар эшли.

Апас районының Олы Бакырчы авылында ун балалы ишле гаиләдә тугызынчысы булып дөньяга килгән егеткә каян килгән теш табибы булу теләге? 


Дәвамын газетабызның 1 сентябрь саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев