Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Елның беренче җыены шәп узды!

Быел халык җыеннарын, җиңел аяктан, Рус Әҗәле авыл җирлеге башлап җибәрде. Карашәмнең 1967 елда салынган агач клубы халыкны бәйрәм рухы, гармун моңы, матур җырлар белән кунакчыл төстә каршы алды. Кәефсез килүчеләрнең дә күңелләре күтәрелгәндер, мөгаен.

Җыеннарга тагын бер яңалык керткәннәр икән, ул хәзер сессия рәвешендә алып барыла, прәме Рәсәй һәм Татарстан гимннарын тыңлаганда торып басу тәртипләре белән. 2019 елга хисап доклады белән чыгыш ясаган җирлек башлыгы Гөлнара Семахинаны, май кебек җылы клубны тутырып килгән халык, рәхәтләнеп, изрәп китеп тыңлады. Минем баштан, нигәдер, Гөлнара Фидаиль кызы биләгән урыныннан китсә дә эшсез калмаячак, кая да булса оратор булып барачак, дигән урынсыз фикер сызгырып үтте. Чынлап та, аның сөйләвенә, урысчалатып әйткәндә, «коротко, четко, ясно» дигән аңлатма бик тә туры килә. 
Узган елда башкарылган эшләргә килгәндә, җирлектә яшәүче халык исәбе күп булмаганлыктан, җыелган үзсалым акчасы да җәелеп китәрлек түгел һәм аңа әллә ни эшләр башкару мөмкинлеге дә юк. Җитмәсә, 2019да алар бернинди Республика программасына да эләгә алмаган. Шулай да, җыелган суммага янгын гидрантлары урнаштырылган, коелары төзекләндерелгән һәм калганы юлларны чистартуга тотылган. Агымдагы елда үзсалым акчасын кеше башыннан 500 сум билгеләгәннәр. Әгәр дә халык үзләре яшәгән җирләрен яхшыртуга битараф калмыйча, бердәм рәвештә үзвакытында шул акчаны тапшырса, җыелган сумманы һәр авыл үзенекен үзенә тотачак. Аңа Рус Әҗәлендә балалар мәйданчыгы урнаштырырга һәм Татар Әҗәле, Карашәм, Татар Наратлысы авылларында юлга вак таш җәяргә планлаштыралар. Җирлек быел ике Республика программасына кергән. Сүз уңаеннан әйтеп узыйм әле: Юынчыда шулай ук, кеше саны күп түгел һәм авылларында күбрәк эш башкарылсын өчен, алар быел кеше башыннан 1000 сум җыярга карар кылган. Вәт.
Хәзер авыллар картайды, дибез. Әйе, халкы гына түгел, корылмалары да елдан-ел искерә бара һәм аларны ремонтларга яки яңасын төзергә инде җирле бюджетның гына хәленнән дә килми. Рус Әҗәле авыл җирлегендә мәктәп юк, 16 баланы Татар Танаена автобус йөртә. Әле почтасыз да кала язганнар, ярый бер мәрхәмәтлесе биредә яшәүчеләрне кызганып, бу җаваплылыкны үз өстенә алырга ризалык биргән. Юкса, олы яшьтәгеләр бик тә кыен хәлдә калыр иде. Чөнки, пенсия тарату да, ТКХ түләүләрен дә почтальон башкара. Гөлнара ханым чыгышында чүп чыгару мәсьәләсен күтәреп, халыкны «кыздырып» алды:
– Әйтмим, язга кадәр контейнерлар янында тәртип. Әмма дачниклар кайткач, бәла. алар монда ни генә чыгармый: тәрәзә дә, бүрәнә дә калмый. Элек контейнерлар куелмаган заманда хуҗалыклар аларны башкача куллану җаен таба иде. Әйдәгез, болай итәбез: сез бит ярамаган калдыкларны кемнәр анда ташыганын күрәсез. Миңа әйтегез! Аларны җаваплылыкка тарту минем карамакта. Әгәр дә шулай бердәм эшләргә теләмибез икән, миңа салынган штрафны авыл халкына бүләм! 
Безгә калса, бу дөрес тәкъдим. Чөнки, кешечә уйлаганда, биредә яшәүчеләрнең, гафу итегез, шапшаклыклары өчен җирлек башлыгы җавап тотарга тиеш түгел. 
Тулы вариантын газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев