Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эльмира Зарипова Яшел Үзән предприятиеләрендә илкүләм проектны тормышка ашыру барышын тикшерәчәк

Иртәгә, 16 октябрьдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Яшел Үзән районына эш сәфәре оештырыла. Республика ММЧ вәкилләре белән бергә ведомство башлыгы «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проектында катнашучы ике предприятиедә - «М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ һәм «Серго исемендәге завод» ҖБ» АҖ да булачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, илкүләм проект кысаларында федераль һәм республика бюджетларыннан предприятиеләргә хезмәткәрләрне укытуга киткән чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә (тулы күләмдә финанслау) субсидияләр бирелә. Укуларның максаты - предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм хезмәткәрләрнең мәшгульлеген тәэмин итү. 
Яшел Үзән предприятиеләре белән 2019 елда хезмәткәрләрне яңадан укыту, квалификацияләрен күтәрү буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен 8 млн. сумга субсидияләр бирү турында килешүләр төзелгән инде. Ел ахырына кадәр М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы 214 хезмәткәрне укырга җибәрергә планлаштыра. Бүгенге көндә 163 кеше җибәрелгән, 132 кеше белем алган. Заводта электр белән эретеп ябыштыручы,фрезерчы, түбә ябучы һ.б. белгечлекләр буенча укыту оештырылган. Чара кысаларында Эльмира Зарипова «Эретеп ябыштыручылар» һәм «Стропальщики» буенча дәресләрдә катнашачак. 

«ПОЗиС» АҖ үзенең 120 хезмәткәрен укырга җибәргән инде, ә 51 кеше аны тәмамлаган. Бүген предприятиедә берничә программа буенча укулар бара. Министр Эльмира Зарипова һәм ММЧ вәкилләре «Җитештерү белән идарә итүнең заманча методлары һәм технологияләре», «Хезмәтне нормалаштыру һәм түләү. Персоналның нәтиҗәлелеге» һәм «Техносфера куркынычсызлыгы» темаларына багышланган укуларда катнаша. 
Шулай ук күчмә чара кысаларында шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашулар, экскурсияләр оештырылачак. 
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X