Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эльмира Сөләйманованың әнисе кызының үлемендә администраторын гаепли

Бу хакта соңга елларда җырчының концертларын әзерләгән, аның администраторы Альберт Бачтанов үзе хәбәр итте.

- Сүзне нидән башларга да белмим, - дип шалтыратты ул. - Мин истәлеккә дип Эльмираның кайбер эстрада әйберләрен сорап әнисе белән хәбәргә чыктым. Саклансын дидем. Тик җавап итеп әнисеннән әллә нинди сүзләр язылган смс кына килде. Янәсе Эльмираны гүр иясе итү генә җитмәгән, әйберләрен үзләштермәкче булам. Башка сыймаслык. Шулай борчылып йөргәндә урамда киленнәрен - энесенең хатынын күрдем. Өстендә Эльмираның туны. Аптырап киттем. Шунда Эльмираның ире Дима белән элемтәгә чыктым. Ул 40 көне тулганчы ук кайнанасының өйләренә килеп Эльмираның бөтен киемнәрен, бизәнү әйберләрен, алтыннарын җыеп алып киткәнен әйтте. Күңелем әрни, нигә ул алай кылана икән? - дип сөйләде борчулы Альберт.

Чыганак: Подслушано татарлар //Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев