Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЕЛМАЕП АЛЫЙК

Көлегез-көлегез, Файдасы күп, белегез!

**********

Бездә бушлай медицина түләүле бахилдан, ә түләүлесе – бушлай бахилдан башлана.

 

*********

-Син мине яратасыңмы?

-Әлбәттә! Ә син?

-Мин дә үземне яратам!

************

Ире – хатынына:

-Ә менә минем башка хатын белән үбешеп торганымны күрсәң син нишләр идең?

-Нәрсә инде... тугры хатын буларак яныңа барып йөрермен... травматологиягә...

 *******

Кәҗә агачка үрмәли. Саескан моңа:

-Кәҗә, ә син агач башында нишлисең?

-Алма ашыйм.

-Соң, бу бит имән!

-Ә алма минем үзем белән...

********

Яхшы хисапчыны табу кыен, шуңа күрә Алтынсу Асыловна инде 20 ел федераль розыскта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев