Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Электр үткәргеченең төзек булмавы тагын бер янгынга сәбәп була

Октябрьский бистәсендә чыккан янгын нәтиҗәсендә 90 яшьлек хуҗабикә һәм аның кызы түбәсез кала.

Янгын көндез чыга. Олы яшьтәге хатын-кызлар төтенне үзләре күреп, урамга чыгып йөгерәләр. Ул вакытта ут инде йорт түбәсенә күчкән була.

Янгын сагы бүлекчәләре килеп җиткәндә, йортны ут чорнап алган һәм күрше йортларга таралу куркынычы барлыкка килә. Янгынның мәйданы 68 квадрат метр тәшкил итә. Нәтиҗәдә, янгынны сүндерәләр, әмма йорт инде яшәү өчен яраксыз. Хәзер йортлары зыян күргән әлеге өлкән яшьтәге ике хатын-кыз да туганнарында яшәргә мәҗбүр.

Мондый стресслардан һәм тетрәнүләрдән саклану өчен, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өйдә электр үткәргечләрнең торышын җентекләп күзәтергә, электр приборларын кулланганда игътибарлы булырга, аларны күзәтүсез калдырмаска, төзексез җиһазлардан файдаланмаска киңәш итә.

Куркынычсызлыгыгыз үзегезгә бәйле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев