Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Элеккеге йортны искә алуы да куркыныч

XXI гасырда яшибез. Шулай да арабызда бернинди уңайлыклары булмаган йортларда гомер итүчеләр дә бар. Әлеге мәсьәләне хәл итү буенча республика программалары эшләп килә. Яшел Үзәндә авария хәлендәге йортлардан халыкны яңаларына күчерү буенча хәл аеруча кискен тора. Чөнки шәһәребездәге һәр өченче йорт яшәргә яраксыз дип игълан ителгән.

Кызыл тыкрык урамындагы 14нче йортта яшәгән елларын Светлана Короткова да куркыныч төш кебек искә ала. 
– Сез безнең нинди шартларда яшәгәнне күрсәгез иде икән! Искә дә аласым килми, хәтта. Бәдрәф урамда, кайнар су юк. Моңа кадәр уңайлы фатирда яшәгән булсам, кияүгә чыккач, ирем белән тормышым шундыйрак шартларда башланды. Балалар үстерәсе бар бит. Осиново бистәсендәге «Салават күпере» торак комплексында фатир тәкъдим иткәч, ерак булганлыктан, күченәсе килмәде. Яшел Үзәндә калу теләгем көчле иде, шуңа да баш аягым белән каршы килдем. Ә бит торак шартларын яхшыртасы килә. Инде шәхси кабинетыма кереп, фатир сайларга булдым. Икенче каттан, ике бүлмәле фатир оттык. Һәм яңа өебезгә аяк басуга бөтен шик-шөбһәләребез юкка чыкты. Киң, зур бүлмәләр, ике балконы бар. Бездән бигрәк балалар сөенде, рәхәтләнеп чабышырга, велосипедта йөрергә урын җитәрлек. Без бик бәхетле, – дип шатлыгы белән уртак­лаша, әле декабрь башында гына яңа фатирлы булган әңгәмәдәшем.
Светлана бүгенге көндә дек­рет ялында, район мәгариф идарәсендә эшләгән. Белеме буенча педагог, киләчәктә хезмәт юлын балалар бакчасында дәвам итәргә тели. Эш табу буенча да проблема булмас кебек. Йортлары янында гына ике балалар бакчасы төзелә. Элеккеге фатирлары 28 кв.м булса, бүген яшь гаиләнең торагы 64 кв.м тәшкил итә. Кызыл тыкрык урамындагы фатир өчен квадрат метрыннан 11 мең сум күләмендә акча алганнар, калган сумманы ипотека буенча түләп баралар. 
– Хәзер берәүгә дә «мә» дип китереп тоттырмыйлар. Кешечә яшисең килсә, тырышырга кирәк. Исәнлек булсын, ирем белән ипотеканы да түләп бетерербез. Элеккеге йортыбыз­дагы салкынлык та үзәккә үтте, шуңа да еш авырдык. Алты ел яшәү дәверендә айга ике тапкыр чирләмичә калмый идек.  Мин инде иммунитетыбыз түбән дип уйлый идем. Шөкер яңа өйдә авырганыбыз да юк, – дип дәвам итә Светлана. 
Киләчәктә дә сәламәт булып, яңа йортта бәхеткә генә төренеп яшәргә насыйп булсын.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев