Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ел вакыйгалары

Гыйнвар Норлат спорт комплексында 14-16 яшьлек яшүсмерләр һәм алардан кечерәкләр арасында якташыбыз Динар Хәлилов кубогына көрәш турниры узды.

Февраль
Октябрьский бистәсендәге бакчачылык җәмгыятендә чыккан янгында үлүче дә бар. Бу инде ел башыннан өченче һәлак булучы. 
«Чаңгы – 2019» ярышына район һәм шәһәрдән 6203 кеше кушылды. 
Әфган сугышы тәмамланганга 30 ел тулды.

Март
Олы Ачасырда Каюм Насыйри әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән «Су анасы» фильмы прокатка чыкты. Ул 54 шәһәрдә, илебезнең 250 экранында күрсәтелде. 
Урысбага мәктәбе 40 еллык туган көнен билгеләп үтте. 

Апрель
Бакырчының «Суфия» мәчетендә узган Коръән укучылар бәйгесендә 84 бала катнашты. 

Май
Илебез Бөек Җиңүнең 74нче язын каршы алды. 
Олы Ачасыр мәктәбе 100 еллык юбилеен зурлап, укучылары, ветеран педагоглар һәм бердәм коллективы белән билгеләде. 
Якташыбыз, язучы, прозаик Фаил Шәфигуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан, туган авылы Карашәмдә һәм Яшел Үзәннең татар китапханәсендә, искә алу кичәсе узды. 
Июнь
Күңелләрне җилкендереп, милли бәйрәмебез Сабантуй гөрләде. Яшел Үзән сабан туеның абсолют батыры булып Фирдүс Зәйнуллин калды. Бүләккә автомобиль тапшырылды. 
Мичурин урамында урнашкан милли китапханә төзекләндерү эшләреннән соң үз ишекләрен ачты. 
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда истәлекле вакыйга булды: 21631 проектының кече ракета корабы сериясеннән сигезенчесе суга төшерелде. Корабльгә «Ингушетия» исеме бирелде.
Бело-Безводный китапханәсе «Мәдәният» милли проекты кысаларында 5 млн. сум күләмендә грант отты. 

Июль
Яшел Үзәндә авария хәлендәге торак йортлар сүтелә башлады. 200гә якын йортны җимерү өчен республика бюджетыннан 80 млн. сум акча күчерелде.

Август
Яшел Үзән районына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча, зона семинар-киңәшмә кысаларында, кунакларга Олы Яке крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге күрсәтелде.

Сентябрь
Яңа уку елын бишнәлеләр шатланып каршы алды: тугызъеллык мәктәп янә үз ишекләрен ачты.
8 сентябрьдә Татарстан халкы алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлады.
Әйшә авылына бәхет елмайды: бер көндә республика программасы буенча өр-яңа ФАП, капиталь төзекләндерүдән соң балалар бакчасы, мәдә ният йорты ачылды. 
Районыбыз башлыгы призына «Яшел Үзән» газетасы оештырган «Иң матур ишегалды» бәйгесенә йомгак Шәһәр көнендә ясалды. Яшел Үзәннән I урынга лаек булган Вахтеревлар гаиләсе 35 мең сумлык сертификатка ия булды.
ТР Дәүләт Советына депутат итеп сайланган Яшел районы башлыгы Александр Тыгин вакытыннан алда үз постыннан китте. Алмашка Михаил Афанасьев билгеләнде. 

Октябрь
«Якты Яшел Үзән» проекты РФ Президентының 100 иң яхшы грантлары исемлегенә керде. 
«Татарча диктант – 2019» белем бирү акциясе Яшел Үзәннең 25 мәйданында узды. Анда 2433 кеше үзен сынады. 

Ноябрь
Яшел Үзәндә яшәүче кул чукларсыз музыкант Алексей Романов Тайваньның Тайчжун шәһәрендә «Тормышка мәхәббәт» дәрәҗәле премиясенә лаек булды.
Яшел Үзәннең «Орфей» бию коллективы зурлап үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ә Идел аръягы үзешчәннәре «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашып кайтты. 
Яңа Тура авылы территориясендәге Зеленодольск сәнәгать мәйданына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул тантаналы төстә ике логистик үзәк төзелешенә старт бирде һәм «Пятерочка» бүлү үзәген ачты. 

Декабрь
Күгәйдә республика программасы буенча өр-яңа мәдәният йорты ачылды. 
Осиново бистәсе яңа кинотеатрлы булды. Шулай ук биредә 800 укучыга исәпләнгән, заманча шартлар тудырылган В.Карпов исемендәге лицейның яңа бинасы ачылды.
Карагуҗа мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.
Яңа ел алдыннан Мирный микрорайонында 340 фатирлы яңа йорт кулланышка тапшырылды. Биредә торакны социаль ипотека шартларында, шулай ук ташламалы категорягә ия булган гражданнар ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X