Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ел буе зарыгып көтеп алган милли бәйрәмебез Сабантуй кайда, ничек узган соң

Күңелләрне җилкендергән Сабантуй!

Ел буе зарыгып көтеп алган милли бәйрәмебез Сабантуй күз ачып йомганчы узып та китте. Күңелне бераз моңсулык биләп алса да, аннан алган хис-кичерешләр ел буена җитәрлек. Күптән күрешмәгән якташларны, сыйныфташларны очраштырды, туган ягыбыз болыннарында ял иттерде, уйнатты, күңел ачтырды. Әле дә ярый дөнья мәшәкатьләреннән арындырып, җанга рухи азык бирерлек Сабантуйларыбыз бар!

Норлат


Иртән яңгыр явып куркытып алса да, бәйрәм кәефен берничек тә кыра алмады. Әле халыкның Сабан туен зарыгып көтеп алуын күргәч, һава торышы ялындырып тормады, рәхмәт яугыры, төштән соң ялтырап кояш та чыкты. Норлатлыларны район башлыгы исеменнән бәйрәм белән район Советы Аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров котлады. Тантаналы ачылыштан соң, бар халык ерак түгел генә урнашкан аланга юнәлде.

Биредә мотоблок ярышы оештырылды. Әйе, ат чабышлары күптән үткәрелми инде, хәзер шул техника белән узышсак кына. Дүрт катнашучы өчен бу эстафета гади генә түгел, ә төрле каршылыкларны мотоблокта вакытка узарга кирәк иде. Аның нәтиҗәләре буенча:

  • 1нче урында – Алмаз Хәйруллин,
  • 2нче урында – Нәфис Хәйруллин,
  • 3нче урында – Рафаэль Хәбиров,
  • 4нче урында – Рәис Сәлахиев калды.

Норлат Сабан туенда милли уеннар, җыр-бию тынмады. Әлбәттә инде, милли көрәшне барыбыз да зарыгып көтеп алдык. Балаларның тырышып бил алышулары аеруча сөендерде. Димәк, алмаш үсә. Урысбага егете Сәид Хәйруллинны да аерып әйт­мичә булдыра алмыйм. Үзеннән күпкә авыррак көрәшчеләргә дә җиңел генә бирелмәде. Ә инде баш батыр булып, Күгәй авылыннан Рәмзис Заһидуллин (ресемдә) калгач, бөтен мәйдан шатлыктан тантана итте. Аңа тәкә белән кондиционер тапшырылды.

Карашәм


Карашәм авылында оештырылган Сабан туе кызыклы һәм үзенчәлекле уеннары белән истә калыр мөгаен. Оештыручыларның бай фантазиясенә исең китәрлек. Халкы актив, ә инде андый тамашачылар булганда бәйрәм аеруча күңелле уза бит ул.

-Иң элек бәйрәм итәргә мәйданны әзерләп, үләнен чабып куйган Хәмит Хәлиуллин һәм Рәис Исмәгыйлев гаиләсенә рәхмәтемне белдерәм. Көн яңгырлы булгач азрак кәеф төшкән иде дә, халык килеп, уеннарда катнашкач, сөендек. Аннан Фәүзия апа Гәрәева гармунда уйнап, бар халыкны җырлатып, бәйрәмгә ямь өстәде. Сабан туе күңелле мизгелләре белән йөрәкләрне әле озак вакыт җылытыр. Иң мөһиме – киләсе бәйрәмнәрдә дә исәнлектә очрашыр­га насыйп булсын, – дип сөйли Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы ГөлнараСемахина.

 

Олы Ачасыр

Олы ачасырлылар бәйрәмгә быел ныклап әзерләнде: авыл халкы да, читтә яшәүчеләр дә матди яктан хәленнән килгәнчә ярдәм итте. Шуңа күрә дә бүләкләр шәп иде.

Уенда катнашкан кеше оттырмады, мулдан Сабантуй күчтәнәчләре төяп кайтты. Ә традицион уеннардан тыш, чыбыркы шартлату, утын кисү, әтәч куалап тоту, йон эрләү кебекләре дә халыкның күңеленә хуш килде. Быел Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан авылның ветеран укытучыларына, мәйданга чакырылып, бүләкләр тапшырылды. Аннан һәр бәйрәмнең күрке булган «Зөбәрҗәт» ансамбле кызларына да рәхмәт сүзләре, күчтәнәчләр бирелде. Иганәче ярдәме белән тектерелгән күлмәкләрдән алар бу көнне аеруча күз явын алырлык иде. Махсус хәрби операциядә катнашучы, ялга кайткан бердәнбер авылдашлары Илнур Яруллинны да зурладылар. Исән-имин генә йөреп, бөтенләйгә кайтуын зарыгып көтәбез.
Җырчылар Илназ Гарипов, Ләйсән Мәхмүтова, артист егетебез Илфат Гыйбадуллин, үзешчән авылдашларыбыз мәйданны гөрләтте. Ә инде милли көрәштә батыр булып Айдар Әхмәтов, авыл егетләре арасында Инсаф Яруллин калды.

Мулла Иле

Мулла Иле Сабан туе яңалыгы, ихласлыгы, гадилеге белән истә калыр, мөгаен.

– Елларыбыз имин, игеннәребез мул булсын дип, авылыбызның имам хатыйбы Гомәр абый Насыйбуллин хәер-фатихасын биреп, дога кылды. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев 50, 60 ел бергә яшәүче парларны, яңа туган сабыйларны, авылыбыз өчен җан атып йөргән, барлык эшләрдә актив катнашкан авыл халкын, «Яшьлек»бию төркемен бүләкләде. Мәйданда милли уеннар тынмады. Аркан тартышу бигрәк күңелле узды. Югары баш белән түбән баш көч сынаш­ты. Һәм шунысы кызык: ирләр ярышканда да, хатын-кызлар көч сынашканда да түбән баш җиңү яулады. 32 килолы гирне күтәреп Ирек Шәрәфетдинов җиңүче булды. Рәмил Садыйков исә 32 килолы гирне теш белән күтәрде. Баш батыр исеменә Булат Ганиев лаек булды. Бәйрәмебезгә үзешчән артистларыбыз белән беррәттән Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева ямь өстәде. Быелгы Сабантуй үзенең матур мизгелләре, җылы очрашулары белән хәтеребездә калсын, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Яшел Үзән

Кояшлы, ямьле көндә барлык кунакларны «Каенлык» паркында гармунчылар ансамбле, милли киемнәрдән егетләр һәм кызлар чәк-чәк, тәм-том белән каршы алды.

Елдагыча, милли бәйрәмебезгә әзерлек, оештыру югары дәрәҗәдә иде. Татар авылы өендә Каюм Насыйри рецепты буенча ясалган чәй белән сыйладылар. Ә биредәге гүзәл ханымнарга район башлыгы Михаил Афанась­ев бәйрәм күчтәнәче итеп калфак бүләк итте. Алай гына да түгел, катыктан акча эзләүдә дә башлык үзен сынап карады. Әлбәттә, сынатмады. Төп мәйданда бәйрәмгә үз фатихасын Яшел Үзән шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зин­нә­тул­лин бирде. Аннан шәһәребезнең иҗат коллективлары мул тормышыбызны, гореф-гадәтлә­ребезне чагылдырган театраль­ләштерелгән тамаша тәкъ­дим итте.


Төрле уеннар, җыр-моң көн буе мәйданда тынмады. Быел Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова шәп концертын тәкъдим итте. Әлбәттә инде төп игътибар көрәшчеләр бил алышкан мәйданда булды. Фирдүс Зәйнуллин белән Рәмзис Заһидуллин көрәшергә чык­кач, йөрәк сикереп куйды. Авырлыклары берничек тә туры килми, шулай да Рәмзиснең нык һәм көчле булуына күп­ләр бу вакытта сокланмый калмагандыр. Ә иң кызыгы баш батырны билгеләү иде. 35 меңнән артык кеше дулкынландыр­гыч мизгелләрне күзәтте. Һәм шатлыктан мәйданны алкышларга күмде!

Россия чемпионы, 10 тапкыр Яшел Үзәннең абсолют батыры булган Фирдүс Зәйнуллинны Айдар Әхмәтов җиңде. Әлбәттә, бу җиңү аңа җиңел бирелмәде.

Таныш булыгыз: Сабантуйның абсолют батыры

Айдар Әхмәтов Казанда туа, аңа 11 яшь булганда гаиләсе Яшел Үзәнгә күченә. 5 яшеннән милли көрәш белән шөгыльләнә башлый. Тренеры – милли көрәш буенча Россия спорт остасы Камил Хәмидуллин.
10нчы мәктәпне бетергәннән соң, уңышлы гына Яшел Үзән механика көллиятен тәмамлый. Аннан хәрби хезмәткә алына. Хәрби бурычын үтәп кайткач, Яшел Үзән эчке эшләр идарәсенең водомстводан тыш сак хезмәтендә эшли башлый һәм читтән торып югары – юридик белем ала. Балачактан яратып шөгыльләнгән спорт төреннән бервакытта да аерылмый. Республика дәрәҗәсендәге ярышларда, Сабан туйларында үз авырлыгында призлы урыннар яулый. Айдар Әхмәтовка 32 яшь, өлкән лейтенант, өйләнгән, пар канаты белән ике бала – малай һәм кыз тәрбиялиләр.

Айдар 5нче сыйныфтан көрәш белән шөгыльләнә, ел да ул батыр асты кала иде. Ниһаять, хыялы чынга ашты. Айдарга төп приз – автомо­биль тапшырылды. Ихластан котлыйбыз!


Балалар Сабан туе, сәүдә рәтләре, район үзешчәннәре концерты һәм башкалар... Кыскасы, һәркем үзенең күңеленә ятышлысын тапкандыр дип ышанабыз. 2023 елның Сабан туе тәмам, 2024 елда күрешүләр насыйп булсын!

Яшел Үзән Сабан туеннан Илсөя Садыйкова фоторепортажын yashel-uzan.ru сайтында карый аласыз. Ә инде авылларда узган бәйрәм мизгелләре безнең социаль челтәрләребездә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев