Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Экстрасенс өчен ярты миллион биргән

Яшел үзәнлеләрне мошенниклар алдап, акчаларын үзләштерүне уңышлы дәвам итә.

Бу хакта без атна саен язып һәм кисәтеп торабыз, әмма аннан файда юк. Чөнки аферистлар да көннән-көн остара бара, ялганлауның төрле юлларын уйлап таба. Шулай инде анысы, беребез дә алданырбыз дип уйламый. Һәм барысы да уйламаганда-нитмәгәндә килеп чыга. Үз башыңа төшкәч кенә беләсең.
65 яшьлек ханым зур суммада акчасын югалткач полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Ул экстрасенс хезмәтләре өчен компенсация түләү тәкъдиме буенча билгесез кеше ялганына ышанып, 440 мең сум акчасыннан колак кага. Кырык сумыңны югалтсаң да, кызганасың әле, ә монда күпме? Юк-бар хезмәтләргә ышанып, кәкре каенга терәлеп калмас ка иде дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев