Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эксперт: Конституциядә КБОда ярдәм итү - тармакта яңа эшли башлаучыларга ышаныч бирәчәк

Россиянең Төп законына кертелә торган төзәтмәләр, коммерциячел булмаган оешмаларга һәм ирекле эшчәнлеккә тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Россия Конституциясендә коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү турындагы нормаларны беркетү әлеге тармакта эш башлаучыларга ышаныч бирәчәк. Россия политологы, "Политджойстик" телеграм-каналы авторы Марат Бәширов шундый фикер белән уртаклашты.

"Мин, Конституциянең закон чыгару эшчәнлеге чыганагы гына түгел, ә гражданлык инициативалары чыганагы да булуына игътибар итүләрен телим. Конституциянең бер маддәсендә норманы беркетү рәвешендә шундый көчле ярдәм булганда, бу әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнә башлаган кешеләргә ышаныч бирә, - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесе белән аралашканда.

Бәширов илнең Төп законында бу тезисның барлыкка килүе, шулай ук, НКОның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итәчәк федераль законнар булдыруга этәргеч бирәчәк, дип өстәде.

"Коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген тәэмин итү өчен чыгымнар тотыла, шуңа күрә, бу өлештә алардан саклау чараларын теркәргә кирәк - салым түләүләрен кайтару, әлеге коммерцияле булмаган оешмаларга хезмәт күрсәтүчеләргә нинди дә булса ташламалы түләү юлларын карарга кирәк” – дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев