Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эковолонтёрлар Идел яры буенда тәртип урнаштырды

Кояшлы якшәмбе көнне унҗиде эковолонтёр (алар арасында кечкенә генә йолдызчыклар да бар иде – малайлар һәм кызлар) капчыклар һәм перчаткалар белән коралланып, Идел яры буена тәртип урнаштырырга чыкты.

Анда ниләр генә юк иде: көнкүреш калдыклары, эре габаритлы чүп-чар, пыяла ватыклары, хәтта ватык җиһазлар да. Бик күңелсез күренеш…

Волонтерларның тырышлыгы белән елга буе тәртипкә китерелде. Хәзер Иделнең чиста ярында табигатьнең гүзәллеге белән ләззәтләнергә мөмкин.

Ике сәгать эчендә балалар һәм өлкәннәр утыздан артык чүп-чар капчыгы җыйды. Волонтерлар эшләгәндә, оста пешекче учакта тәмле сыйлар әзерләде, тирә-якта самовардан чыккан байх чәенең хуш исе таралды. Яхшы эштән соң чисталык өчен көрәшчеләрне матур табын каршы алды.

Чара азагында яр буенда хәрәкәтчән уеннар оештырылды һәм барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Аллаһ Тәгалә барыбызга да Үзенең рәхим-шәфкатен күрсәтсен һәм хак юлга бастырсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев