Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эх, ул яшел печән исләре...

Шәһәр урамнарында котырып үскән үләнне колак тондыргыч «пытыргый» тавышлары чыгарып чабуларына ачу килсә дә, һавага тулган хуш исе нәкъ авылдагыча.

Һәм ул, әллә кайларда калган балачакка, яңа урылган яшел масса төягән трактор арбаларыннан аңкыган ис белән тулган авыл урамнарына алып кайта...
Хәзер июнь уртасы – кызу печән өсте. Шәхси хуҗалыклар да, күмәкләре дә бер эш белән мәшгуль бу араларда. Күптән чалгы чыңы ишетелмәсә дә, нәтиҗәсе мөһим – кышын терлекләргә ашатырга азык булсын. Быел, сөбеһанАллаһ, һава шартлары безнең якларда яхшы торды, печән егылып уңды. Кирәк хәтле әзерләргә иренмәсәләр, терлекләр ач калмаячак.

Яшел Үзән районындагы «Кызыл Шәрык» коллективы да көнне төнгә ялгап сенаж әзерли. Алар арышны инде май аенда ук урып, башкарып өлгергән, ә хәзер чират люцернага. Инде анысы да күп юк, Мулла Иле комплексында гына калган. 1нче отряд җитәкчесе Айрат Хәйруллин кул астындагы егетләрнең хезмәте билгеләнгән тәртип буенча, оешкан төстә бара.
Үлән чабуда – Рафил Кадыйров, Рафыйк Гатауллин;

Азык әзерли торган «Ягуар» комбайнында – Рөстәм Уразов һәм Ришат Хәлиуллин;
Таптауда – Рәмис Гыйләҗев, Фаил Фатыйхов һәм Артур Семахин тырышып эшлиләр;
Ренат Уразов, үзенең «Ягуар»ы белән Югары Ослан районы кырларында, күршеләргә туганнарча ярдәм итә.
Траншеяны халыкны җыеп, өмә ясап томалыйлар. Алдан ике кат поли этилен һәм азык, һава кереп бозылмасын өчен, өстенә известь җәяләр. Консервант кушып ясалган сенаж, сусыл һәм файдалы булып, шулай саклана.

Терлекләргә азык әзерләү белән бер рәттән, пар җирләрен, кукуруз рәт араларын эшкәртү, көзге культуралар үскән кырларда чүп үләннәренә каршы эш бара.
Җәй бик матур булса да, ял итеп булмый шул: ишегалдына чыксаң – кош-корт, терлек-туар, артка чыксаң – бәрәңге бакчасы һәм түтәлләр. Өлгер генә! Һәркемгә Аллаһ ярдәм итсен! Хәзер агызган әче тирләребезнең татлы тәмен кыш көне тоярга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев