Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эх, шул комиссиясен...

2020 елның 1 мартыннан Яшел Үзәндә яшәүчеләрне торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тәртибендә яңалыклар көтә. Хәзер инде яңалыкның гади халык файдасына булмасына күнеп беттек, бер дә аптырыйсы юк...

Озак вакытлардан бирле почтада да, банкта да «эчке» дип аталучы комиссия аркасында бездән артык акча алынмавына барыбыз да ияләнгән инде. Бу, әлегә кадәр кулланучыларның түләүләрен кабул итүче оешмаларның хезмәте өчен ресурслар белән тәэмин итүчеләр, милек хуҗалары ширкәте һәм идарә компаниесе түләгәнен аңлата. Әмма, мондый тәртип әлегә кадәр бездә һәм Түбән Камада гына иде, ә республиканың калган районнары инде күптән «тышкы» дип йөртелүче комиссиягә күчте һәм алар өчен бу – гадәти.
Эш шунда, хезмәт күрсәтүче һәм түләүләрне кабул итүче оешмалар арасында тиешле килешү төзелгәндә генә, «эчке» комиссия мөмкин. Әлеге килешү буенча, түләүләрне кабул итүче оешма комиссия акчасын түләүчедән түгел, ә кабул итүчедән ала. Андый «акчалата бүләк» һәрвакытта да бар иде. Әмма, «эчке» комиссия булганда – ул кабул итүче тарафыннан түләнә, ә «тышкы»сында – түләүчедән. Андый килешүләр, гадәттә, түләү хезмәтләре күрсәтүче оешмаларның чикле күләме арасында гына төзелә. Һәм, әлбәттә, кулланучылар нәкъ менә шундый оешмаларга мөрәҗәгать итә, чөнки аларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә комиссия алынмый. Мондый хәл, шундый килешү төзегәннәргә өстенлек тудырып, конкуренция иреге принцибын боза. 
РФ хөкүмәтенең 1164нче (05.09.2019) Карары, ТКХ өчен түләүне керткәндә, банк һәм башка шундый оешмалар күрсәткән хезмәтләренә кулланучылар чыгымнарын икътисадый нигезләнгән чыгымнары составына кертүгә турыдан-туры тыю билгели. Шуңа, хәзер бу комиссияне кулланучылар үзләре түләргә тиеш була.
Әлеге Карарны кабул итү инициаторы Монополиягә каршы федераль хезмәте. Алар уйлавынча, мондый яңалыкны тормышка ашыру – аерым түләү оешмаларының акланмаган өстенлекләрен юкка чыгарырга һәм гражданнар тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә бәя көндәшлеген үсерергә мөмкинлек тудырачак.
Шуларның барысын да исәпкә алып, Татарстан Рес публикасы территориясендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең бер үк шартларда башкарылуын булдыру максатыннан, якын арада Яшел Үзән районында да «тышкы» комиссиягә күчү гамәлгә ашырылачак. Кулланучы, квитанцияләрен түләгәндә, алып калыначак комиссия күләменә карап, банк һәм башка шундый хезмәт күрсәтүче оешманы үзе сайлаячак. 
Шуны да искәртү мөһим: ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында торак-коммуналь хезмәтләргә комиссиясез түләү мөмкинлеге саклана. Бу, үз чиратында, алга таба да республикада электрон түләүләрнең үсешенә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев