Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке киемгә аклыкны кайтару ысуллары

Җәен, без, гадәттә, ак һәм ачык төстәге киемнәр кияргә яратабыз. Тик шкафны ачып карасак, монда безне бер бәла көтә, баксаң, бюстгальтерыбыз кыяфәтен югалткан, саргайган, соры төскә кергән икән.

Ак лифчик һәм трусикларны юууы шактый кыен, чөнки алар тегелгән тукымага каты агартучы чаралар кулланырга киңәш ителми Түбәндә без бюстгальтерларны агарту өчен ниләр кулланырга кирәклеген сөйлиячәкбез. Моның өчен 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы сода, 1 аш кашыгы кер юу порошогы алырга кирәк. Тазга җылымса су салыгыз, әмма кайнар булмасын. Алда күрсәтелгән ингредиентларны өстәп, алар эреп бетсен өчен яхшылап болгатыгыз. Бу сыеклыкка лифчикны 15 минутка салып куябыз. Эчке киемең бик иске булса, аны 30 минутка шул сыеклыкта тоту кирәк. Аннары керне кул белән сыгып аласың да, чиста җылы суда чайкатасың. Кипкәч, өр-яңага әйләнгән кием кулланырга әзер. Исегездә тотыгыз: беркайчан да эчке киемне батареяда киптермәгез, анда сары таплар пәйда булачак. Алда китерелгән ысул эчке кием юу өчен генә түгел, ә җиңелчә ак блузкалар, майка һәм күлмәкләр өчен дә туры килә. Әлеге сыеклыкта юылган әйберләр бик озак әле күз явын алып торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев