Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 46 җинаять теркәлгән

Шуларның 27се – шәһәрдә, 19ы районда булган. 22 җинаять ачылган. 18е – «кайнар эздән».

2 үтерү, 1 талау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 8 мошенниклык очрагы булган.
Фрунзе урамындагы кафе-барда 35 яшьлек хатын-кыз ызгыш чыгу нәтиҗәсендә, 32 яшьлек ирнең муенына һәм иягенә пычак кадаган. Зыян күрүчене дәваханәгә алып киткәннәр.
Паратская урамындагы йорт фатирында күкрәкләренә пычак кадап үтерелгән 53 яшьлек ир һәм 41 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. 
Төзүчеләр проспектындагы бер фатирда 48 яшьлек ирне күршесе башта кыйнаган, ә аннан соң телефонын талап алган.
Комсомольская урамындагы кибеттән 5998 сумлык товар урлаганнар. Моның буенча элек хөкемдә булган,Казаннан килгән 43 яшьлек ир шик астына алынган.
Бишнә авылындагы агроферма территориясеннән 1436650 сумлык металл комплекс һәм төзелеш инструментлары урланган. Каракларны эзлиләр.
Билгесез затлар 42 яшьлек яшел үзәнленең банк картасыннан - 10 мең сумын, ә 48 яшьлек норлатлының 20 мең сум акчасын алганнар.
Декабристлар урамыннан 57 яшьлек ирнең «ВАЗ-2110» автомобилен урлап алып киткәннәр. Автомашина авариядән соң Мәскәү – Уфа юлының 801нче чакрымында табылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев