Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 40 җинаять теркәлгән. Шуларның 30ы – шәһәрдә, 10ысы – районда булган

11 җинаять «кайнар эздән» ачылган.

1 талау, 27 урлау, 5 мошенниклык, 2 наркотикларның законсыз әйләнеше очрагы теркәлгән.

Б.Урманчы урамындагы сәүдә үзәгеннән, беркайда да эшләмәүче ир, 3 тавык, 1,5 кг тавык ботын ачыктан-ачык урлап чыккан. Аның инде моңа кадәр дә хөкемгә тартылганы булган.

Королев урамындагы сәүдә йортыннан билгесез зат 2590,74 сумлык спиртлы эчемлекләр урлап чыккан.

Кемдер Әйшә һәм Успенка авылларындагы себер язвасы авырулы хайваннар зиратының коймаларын сүтеп алган.

Банк карталарыннан акча урлаулар артканнан-арта бара. Барлык мәгълүмат чаралары аша никадәр генә халыкны кисәтеп торуга карамастан, банк хезмәткәре булып шалтыратучылардан алдатучылар күп. Бер атнада шул юл белән мошенниклар 800 меңнән артык суммага баеган.

Шулай ук, интернет челтәрләрендә белдерү аша әйбер сату-алу вакытында да алдану очрак лары кимеми. Уяу булсак иде!

Беркайда да эшләмәүче, моңа кадәр дә хөкем ителгән васильеволыда 0,38 гр метилэфедрон, яшел үзәнледән 0,53 гр PVP табып алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев