Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 40 җинаять теркәлгән

Шуларның 24е – шәһәрдә, 16сы районда булган. 17 җинаять ачылган. 9ы – «кайнар эздән». 2 талау, 19 урлау, 13 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт теркәлгән.

Татарстан урамында 48 яшьлек хатын-кызның ишегалдында калган сумкасы, телефоны һәм ноутбугы югалган. Аларны 48 яшьлек яшел үзәнле урлаган.
Комаров урамындагы кибеттән берәү 1 шешә коньяк һәм 1 шешә аракыны ачыктан-ачык урлап алып чыккан. Сәүдә ноктасына 1 мең сумнан артык зыян килгән. Моның буенча Әтнә районында яшәүче, элек хөкемдә булган 50 яшьлек ир шик астына алынган.
27 яшьлек хатын-кыз яшәгән фатирдан караклар алтын әйберләр урлап чыккан. Хуҗабикәгә 215 мең сумлык зыян килгән.
Протопоповка авылында яшәүче 35 яшьлек хатын-кызның банк картасыннан башта 8 мең сум, аннан соң 48 мең сумы урланган. Моны 27 яшьлек ир кылган.
Осиновоның Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы кибеттән 6 кап кофе, 1 шешә шәраб урлап 29 яшьлек ир тотылган.
37 яшьлек яшел үзәнле ялган «банк хезмәткәре» белән аралашудан ике банк картасындагы 80645 сум акчасыннан колак каккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев