Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 35 җинаять теркәлгән. Шуларның 31е – шәһәрдә, 4се районда булган

14 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 3 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 14 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 9 мошенниклык булган.

Заикин урамыннан корсагына пычак кадалган 80 яшьлек ирне дәваханәгә китергәннәр. Зыян күрүче сүзләренә караганда, пычакны аңа шешәдәше кадаган.

Протопоповка авылында корсагына пычак кадалган 18 яшьлек егеткә ашыгыч ярдәм күрсәтелеп, дәваханәгә китерелгән. Сораштыру барышында ул пычакны үзенә-үзе кадавын раслаган. Сәбәбе дә билгеле: туганнары ягыннан игътибар җәлеп итәсе килгән.

Беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 27 яшьлек яшел үзәнле, ызгыш чыгу нәтиҗәсендә, 53 яшьлек әнисен кыйнаган, типкәләп кабыргаларын сындырган.

54 яшьлек хатын-кыз сайт аша ботинка һәм каешка заказ биргән. Әмма, аңа ботинкаларның дермантиннан тегелгәнен, ә каеш урынына өч пар нос ки салып җибәргәннәр. Зыян суммасы – 6538 сум.

58 яшьлек хатын-кыз да мошенниклар корбаны булган. Сайт аша көймә моторына заказ биреп, түгәрәк кенә суммага алданган. Нәтиҗәдә 84352 сум акчасыннан колак каккан. Менә ничек алдый мошенниклар халыкны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев