Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән

Шуларның 25е – шәһәрдә, 8е районда булган. 9 җинаять ачылган. 9ы – «кайнар эздән». 1 талау, 23 урлау, 6 мошенниклык очрагы булган.

К.Маркс урамындагы кибеттән 1131 сумлык товар урлап чыкканда 32 яшьлек яшел үзәнле тотылган.
Осиновода яшәүче 42 яшьлек ирнең банк картасыннан билгесез кеше 14882 сум акчасын һәм 250000 сумга кредит алырга маташкан. 
Яшел Үзәндә яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, билгесез зат аңа кәрәзле элемтә аша «Спасибо» бонусын акча эквивалентына алмаштыру тәкъдиме ясап, картасыннан 2260сум акчасын урлаган.
Васильевода яшәүче 32 яшьлек хатын-кызга, билгесез кеше шалтыраткан. үзен банк хезмәткәре дип атаган әлеге кеше хатынны, дебет картасындагы бонус балларын алмаштырам дип алдаган һәм 5100 сум акчасын алган. 
Фрунзе урамындагы парковкада торган «Лада Гранта» автомобилен билгесез затлар «чишендергән». Нәтиҗәдә хуҗасына 59800 сумлык зыян китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев