Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 30 җинаять теркәлгән

Шуларның 23е – шәһәрдә, 7се районда булган. 13 җинаять ачылган һәм 13е – «кайнар эздән». 12 урлау, 9 мошенниклык очрагы, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 факт теркәлгән.

Паратская урамындагы кибеттән 4740 сумлык товар урлауда элек хөкемдә булган 19 һәм 20 яшьлек Казаннан килгән егетләр шик астына алынган.
Комаров урамындагы кибеттән 1275 сумлык товар урланган. Моның буенча да элек хөкемдә булган 23 яшьлек казанлы ир шикләнелә. 
Черемуховая урамындагы йорттан 41 яшьлек ирнең 265000 сум акчасын урлап чыкканнар.
38 яшьлек хатын-кызга телефоннан банк хезмәткәре дип шалтыратып, бонусны акчага алмаштыру тәкъдиме белән картасыннан 9800 сум акчасын урлап алганнар.
54 яшьлек яшел үзәнленең дә картасыннан 40 мең сум акчасы урланган.
31 яшьлек хатын-кыз электрон элемтә юлы белән балалар коляскасы сатып алам дип, мошенниклар тарафыннан банк картасыннан 13195 сум акчасын алдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев