Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 26 җинаять теркәлгән

Шуларның 17се – шәһәрдә, 9ы районда булган. 18 җина-ять ачылган. 12се – «кайнар эздән».

1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 көчләү, 
1 талау, 19 урлау, 1 корал табу, 1 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт теркәлгән.
Тургенев урамыннан реанимация бүлегенә баш мие җәрәхәте белән элек хөкемдә булган 35 яшьлек ир кешене китергәннәр. Медиклар бик ярдәм итәргә тырышса да, ирнең гомерен саклап калу мөмкин булмаган. 
К.Маркс урамының 37нче йорты янында 14 яшьлек яшүсмер яшьтәшенең наушнигын талап алган. 
Ленин урамындагы комиссион кибеттән ноутбук урлап, элек хөкемдә булган 43 яшьлек ир кеше то-тылган.
Гадәттәгечә, банк карталарыннан югалтулар да булган: 49 яшьлек хатын-кызның – 15157 сум акча-сын, 43 яшьлек хатын-кызның 10500 сумын урлаганнар. 
Лесная урамындагы гаражда 18 яшьлек егеттән ау мылтыгы һәм 12 патрон табып алынган.
Королев урамындагы яшерен урында наркотик матдә табылып, моның буенча беркайда да эшләмәүче элек хөкемдә булган 41 яшьлек ирне тотканнар. Шундый ук юл белән тагын бер яшел үзәнле – беркайда да эшләмәүче 24 яшьлек хатын-кыз да тоткарланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев