Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Дуслык төрлечә була»: Васильевода ир иптәшенә пычак белән һөҗүм иткән

36 яшьлек Апас кешесе 46 яшьлек васильеволыга пычак белән һөҗүм иткән. Конфликт "Васильевский" шифаханәсе территориясендә булган, анда ир-атлар бетон койманы узып кергщн.

Билгеле булганча, моңа кадәр ике дус Т.Санатория урамындагы 40 нчы йорттагы фатирларның берсендә эчкәннәр, шуннан соң табигатьтә йөрергә булганнар.

Кайнар низаг барышында пычакны да эшкә җиккәннәр. Кадау үкрәк читлеге өлкәсенә туры килгән. Җинаятьче яралы иптәшенә өйләренә кайтып җитәргә ярдәм иткән һәм кич белән, хәле начарайгач, Васильево район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә озаткан. 46 яшьлек васильеволыга ашыгыч рәвештә операция ясаганнар, ә һөҗүм итүче сак астында. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев