Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дуслык мәктәбе

100 ел – бер гасыр. Шул еллар эчендә бу мәктәп никадәр баланы укытып чыгарган, олы тормыш юлына канат куйган.

Кемнәр генә белем алмаган монда, бу мәктәпне  тәмамлаучылар илнең нинди генә өлкәләрендә эшләми?! Алар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк? Үз юлларын табарга, тормыш кыенлыкларын җиңәргә, сына­лырга өйрәткән бу мәктәп. 

Гомумән, «Норлат» дигәч тә, минем хәтеремә аның район үзәге булган вакыты килеп баса, чөнки безнең буын Норлатның  район үзәге булган чорында үсте. Норлат зур иде, зур тарихлы иде. Бу якларда ул  бердәнбер урта мәктәп булды. Даны таралган дәрәҗәле мәктәп иде ул. Анда уку зур горурлык саналды. Норлатта район дәваханәсе, төрле оешмалар, район башкарма комитеты, партия комитеты, балалар йорты, тирә-якта әле булмаган садиклар,  зур-зур кибетләр, безнең өчен ят булган ашханә, МТС, питомник, тагын әллә никадәр оешма, биналар эшләде. «Ярыш» –  Норлат район газетасы иде. Без аны көтеп алдык. Бер битле бу газетадан никадәр яңалык укып белдек. 
Аптекасы, военкоматы, милициясе һәм паспорт өстәле дә бар иде. Зур клубы, китапханәсе.
Районнарны берләштергәч, Норлат тиз генә үзәк булудан  туктамады әле. 
V сыйныфны  тәмамлагач, ботаника укытучыбыз Рәйсә апа питомникка экскурсиягә алып барды безне. Ә питомник район күләмендә генә түгел, республикада да данлы булган. Госман абый МТСка экскурсиягә алып барды. Барганда ашханәгә алып кереп ашатты. Ә безнең «ашханә» дигән урынны күргәнебез юк иде әле.
Кибетләре дә төрле-төрле: ипи, китап, хуҗалык товарлары, промтовар, ашамлык кибетләре. Кечкенә авылда яшәгәч, бу нәрсәләр безгә ят иде.
Сүзем Норлат мәктәбенең 100 еллыгы турында бит.  Бу мәктәптә сугыш чорында минем укытучыларым Фәүзия Сафина, Гөлсем Сибгатуллина, Асия Сәлахиева, Рәсимә Тимершиналар укыган. Үзләренең никадәр авыр чорда белем алулары, ләкин киләчәккә өметле булуларын сөйлиләр иде. Алар фатирда торган. Фәүзия апаның Норлатка барганда  авыл чыгуга чабаталарын салып, яланаяк баруларын, Норлатка җиткәч кенә аякларына кию­ләрен сөйләгәне исемдә калган. Чөнки ул заманда чабатасы да җитмәгән.
Норлат мәктәбен тәмамлагач ук аларны төрле авыл мәктәпләренә укытучы итеп, төрле җаваплы эшләргә билгеләгәннәр. 
Бакырчыдан Норлат мәктәбендә Дания Насыйбуллина, Хәмзә Бакаев, Рема апа Гыйбәдуллина, Роза апа, Альфред Гыйсмәтуллин, Фәйзерахман  Шәйхуллин, Фәрит Борһановлар укып чыкты. Норлат мәктәбен тәмамлау­чыларның барысы да югары  белем алып, төрле һөнәр ияләре  булды. Авылыбыз­ның иң белемле кешеләре иде алар.
Еллар узгач, Норлат мәктәбендә уку, белем алу бәхете безнең буынга килеп җитте. Фирдәүсә Шәйхуллина, Нәҗия Әхтәмова, Суфия Вәлитова, Әминә Бикмуллина, мин үзем һәм башкалар укыдык. Без интернатта яшәдек.
Норлат мәктәбендә каян гына килеп белем алмадылар? Ходяш, Ачасыр,  Косяково, Чулпаниха, Кармыш, Соболевское, Мулла Иле, Бузай, Татар Исламы, Рус Исламы, Әҗәл, Карашәм, Танай, Мамадыш, Күгәй, Күгеш һәм башка бик күп авыллардан килеп укыдылар. 
Норлат мәктәбе ныклы белем, югары әхлак һәм хезмәт тәрбиясе биргәнгә бу мәктәпкә тартылалар иде.  Ул чорда сәләтле һәм әйбәт билгеләренә генә укыганнарны кабул иттеләр. Кайберәүләр укый алмыйча киреп кайтып китте. Белемне бер-ике контроль эш һәм диктант билгели иде. 
Мәктәп дигәч тә, аның укытучылары, аларның җитәкчеләре күз алдына килә. Бөтен белемен, тәҗрибәсен укучыларга гына түгел, яшь буын укытучыларга да тапшыручылар алар. Намуслы хезмәтләре  үзләре укытып чыгарган укучыларында  онытылмас хәтирәләр саклый. Аларны олы хис, зур рәхмәтләр белән искә алалар.
Үземне Норлат мәктәбендә укыткан, бу хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгән мөгаллимнәрем алдында баш иям. Сыйныф җитәкчебез Мәлик абый, математика укытучым,  таләпчәнлеккә өйрәтүчем – Сәкинә апа, рус әдәбияты укытучым Дания апа, Гөлнур апа, тарих укытучым Фирдүс абый, биология-химия укытучыларым Хәлимә һәм Хәнифә апалар, татар теле укытучыбыз Мөнирә апа, физкультура укытучысы Әнвәр абый  һәм башкалар, һәммәсен дә олы хөрмәт белән искә алам. 
Норлат мәктәбе безнең дуслык мәктәбебез дә иде. Интернатта без ничә авыл кызы  белән бер гаилә кебек яшәдек. Хәзер дә очрашканда туганнардай күрешеп сөйләшәбез. Бер бүлмәдә 37 кыз яшәдек без! 
Инде күбебез җитмешкә һәм аннан олырак яшькә җиттек.  Ләкин Норлат мәктәбе, аның укытучылары биргән белем, тормыш мәктәбе хәзер дә безнең күңелдә. 
Бүген Норлат мәктәбе җитәкчелегенә, укытучыларына, хезмәткәрләренә  олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар ирешкән уңышлар белән горурланып яшибез. 
Норлат мәктәбен тәмамлап югары уңышларга ирешкән, дәүләт бүләкләренә ия булган хезмәт алдынгылары, үз эшенең осталары турында укып та, санап та бетерерлек түгел. Алар бик күп. Һәммәсе күңеленә Норлат мәктәбе нуры  үтеп кергән, бу нур аларның барыр юлларын яктырткан, дөрес юнәлешне күрсәткән. Алар арасында үземнең дә булуым шатландыра.
Бу мәктәп нуры  бүген дә күпләрнең гомер юлын яктыртуын дәвам итә. Бәхетле юл сезгә, Норлат мәктәбе коллективы! 

Рәйханә Зәйнуллина,
Норлат мәктәбендә 1964-66 елларда укыган укучысы

Фото авыл сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев