Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дуслык җепләре нык булсын

Олы Яке – Арча: дуслык җепләре нык булсын Олы Яке мәдәният йорты коллективының бердәм һәм тиктормас булуын яхшы беләбез. Алар гел эзләнүдә, шуңа да биредә күңелле, онытылмаслык, матур очрашулар, бәйрәмнәр үткәрелеп кенә тора.

Әле күптән түгел генә Олы Якедә Арча районы мәдәният йорты мөдирләре һәм сәнгать житәкчеләре белән «Дуслык күпере» дип аталган кичә узган иде.
Анда халкыбызның мирасы булган фольклор күренешләр, уеннар, әйтемнәр, йолалар турында сөйләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Очрашу кайнар чәй, милли ризыклар тулы табын артында тәмамланды. Ул чакта ике якка да файда лы булган хезмәттәшлек өзелмәсен, дуслык күпере нык булсын дигән теләктә таралышканнар иде. Арчалылар тимерне кызуында тотарга булды, күрәмсең. Очрашуны озакка сузмадылар, кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, якелеләрне үзләренә дәштеләр.

 12 март көнне Арча районы Ташкичү мәдәният йортында бик тә файдалы, җылы очрашуда булып кайттык. «Дуслар булса, бу дөнья да яшәве күңеллерәк» дип аталган кичә ике ра йонның «Өммегөлсем»фольк лор ансамбльләре очрашып, тәҗрибә уртаклашу ниятеннән оештырылды. Ташкичү авылының мәдәният йорты безне бик матур каршы алды. Сәхнәдә ике як та үзләренең үзенчәлекле милли йоласын «Кич утыру» һәм «Яшь киленгә су юлы күрсәтү» күренеш ләрен тәкъдим итте. Уртак концерт фольклор чыгыш лардан тыш милли биюләр, матур жырлар, тирән мәгьнәле шигырьләр белән тулыланды. Концерт ахырында Ташкичү авылының элеккеге фольклор житәкчесе Рузалия Насыйбуллина ансамбльнең чыгышларыннан торган сценарийлар җыентыгы бүләк итте. Бу безнең өчен иң зур бүләк, бик зур рәхмәт. Очрашулар шулай дәвамлы булсын иде, – дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Киләчәктә дә шулай ут күршеләр белән дус булып, аралашып яшәргә, яшь буынга элеккеге гореф-гадәтләребезне җиткерергә, туган телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләргә язсын. «Өммегөлсем» коллективының иҗат чишмәсе бүгенгедәй гөрләп торсын, эшләү дәрте сүрелмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев