Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дуслык акчадан кыйммәт

Хәзерге фән-техника алгарышы заманында байтак кешеләр санак (компьютер), кәрәзле телефоннан интернет аша башкалар белән аралаша. Аркасына биштәр аскан, кулларына чиләк-сумкалар тоткан, колакчыннар (наушник) кигән, бакчасына баручы әби-бабайларны Казан вокзалында очрату сирәк күренеш түгел. Кешеләрнең бер өлеше тол яки ялгызак булу сәбәпле, серләрен уртаклашырга, авыр чакта киңәш сорарга үзенә дуслар эзли. Социаль челтәрдә аралашу өчен оештырылган җәмгыятьләрнең күп төрләре бар: “Сыйныфташлар” (“Одноклассники”), “Контактта” (“Вконтакте”) һ.б.

 

 

Чыннан да, үзеңнең рухи ихтыяҗларыңа туры килерлек чын дуслар табу шактый катлаулы. Кеше холкына туры килгән кеше белән дус, ди татар халык мәкале. Көндәлек тормышта һәрберебез ниндидер уйларга чумып йөрибез. Дуслар эзләгән вакытта (тикшереп карар өчен) аларга нык киртәләр дә әзерләп куябыз. Әйләнә-тирәдә безне чолгап алган кешеләргә таләпләребез зурдан.

Һәрберебездә диярлек, күңел төпкелләрендә ниндидер ышаныч, өмет “пыскып ята”: кайдадыр барлык кимчелекләребезне (ничек булган, шул көе) кабул итүче, үткәннәрнең хаталарын кичерүче берәү булырга тиеш, дип уйлыйбыз. Бераз фикер йөртик әле, ни өчен интернетта үзенә дуслар эзләүчеләр көннән-көн арта бара? Нигә анда “Яңа елны кем белән каршыларга?” яки “Дуслар табарга телим” кебек тәкъдимнәр бик еш яңгырый?

Дөрестән дә шулай бит: кешеләр үзләренә чын дуслар эзли, аларны кайдан булса да табарга ашкына. Бүгенге мәгълүмат ташкынында күпләрнең чын дуслыкка ихтыяҗлары гаять зур. Моның сәбәпләре нидән икән? Бу мәсьәләне ничек чишәргә, нинди юнәлештә адым ясарга?

Иң әүвәл баш миенә: “Әгәр ул дус булса, шундый-шундый булырга тиеш”, - дигән уй килә. Аннан соң: “1.Шундый ..., 2.Шундый ...”, - дигән таләпләр исемлеге “хасил була”. Ни өчен ул, дус булырга тиешле кеше, “шундый, шундый” таләпләрне үтәргә бурычлы? Нигә ул сезнең “шактый мул” таләпләрегез бернинди тайпылышсыз аңа туры килергә тиеш? Гомумән, ни өчен сезгә кемдер, нәрсәдер “тиеш”? Алай булганда, “тиеш кеше” сезгә дә үзенең таләпләре исемлеген бирергә хаклы. Ипсез кеше үзенә тиң иптәш тапмас, ди халкыбыз...

Кешеләрнең аралашуы да базар мөнәсәбәтләре кебек булырга тиеш, дигән уйны башыбыздан алып ата алмыйбыз, әмма барыбыз да эчкерсезлек, гадилекне, җан җылысын телибез (һәм көтәбез!). Төптәнрәк фикерләп карасак, безнең “тиеш” исемлекләре кемнедер үз файдасына эшләтү кебегрәк була түгелме соң? Чын дусны табу өчен, үзең дә шул “тиеш” таләпләренә тәңгәл килергә бурычлы, шулчакта гына ике як та “тигез булып” сөйләшә ала.

Кешеләрнең аңына базар мөнәсәбәтләре шулкадәр нык сеңгән, алар башкалардан гел алырга гына, ә җавап итеп берни дә бирергә теләми! Мәсьәләнең авырлыгы шунда: һәммәсе дә шулай уйлый. Аңлашыла ки, болай уртак тел табып булмый. Әгәр барысы да “алырга” теләсә, кем аларга “бирергә” тиеш икән соң?

Кеше үзенең уй-хисләрен, дәртен йөгәнли алганда, бернинди оят, яман нәрсә юк кебек. Хәзерге чынбарлыкка килгәндә, телевидение экраннарында безне “заманча” тәрбиялиләр: оятсыз булырга, “үзеңнекен” алырга, кешеләргә ышанмаска, шикләнеп карарга, гафу итмәскә, кирәкмәгән кешеләрне “ыргытырга” һ.б. Ә дуслардан үзебез нәрсәләр көтәбез соң?

Кырыс чорда яшибез: һичшиксез, сак булырга, алдакчыларга ышанмаска, “арзанлы” рекламаларга игътибар бирмәскә, түземле булырга кирәк. Кайвакыт шомарган алдакчыларга ышанабыз, ә чын дус булырга тиешледән шикләнәбез. Төрле вак-төяктән арынып, эшнең, мәсьәләнең асылына төшенә алмыйбыз, башкалардан ниндидер “этлек” көтәбез. Булачак дустан күп нәрсәләр өмет итәбез, ә якынаю өчен бер алым да алга таба атламыйбыз. Дус булырга тиешлене төрле яклап тикшерәбез, “тәҗрибәләр” үткәрәбез, шуннан соң гына ул азрак безгә якыная алырга мөмкин, дип уйлыйбыз. Идеальлеккә омтылу барышында, төп нәрсәләрне күрмибез, ул һаман читтә кала бара. Әгәр: “Кешеләр беркайчан да идеаль булмый”, - дигән фикерне искә төшерә алсак, тирә юньдә әллә ни чаклы яхшы, лаеклы, кызыклы адәмнәр барлыгын күрәчәкбез. Һәр кеше искиткеч үзенчәлекле һәм кабатланмас икән бит, әлегә кадәр шуны күз алдына да китерә алмаганбыз!

Әйе, берәү дә хаталардан котыла алмый, әмма кешеләрнең начар якларын күрсәң дә, алдагы көннәр өчен үзеңә тәҗрибә туплыйсың. Андый яман хәлләр миндә юк әле, дип шатланасың, шуның белән үзеңә уңай хисләр аласың, тынычланасың.

Чын дус булу өчен ниләр эшләргә кирәк? Бер яктан караганда, бу мәсьәлә бик җиңел чишелә кебек: башкалардан әшәкелек көтмәскә (аны эзләмәскә дә), үзеңне азрак йомшартып, йөрәгеңне башкаларга ачарга гына... Тулысынча ачмыйча, бер читен генә күтәрсәгез дә, дөньяны бөтенләй башка төсләрдә күрерсез! Башкаларга таләпләр һәм шартлар куймагыз, барысын да исәпләп, “салкын баш” белән уйлап эш итегез. Кешеләрне тыңларга, аларны аңларга өйрәнегез, төрле сораулар биреп, аларның нәрсәләр белән кызыксынуларын ачыклагыз. Әгәр элегрәк ошамаган гамәлләр хәзер ошый башласа, аны тирәнрәк анализлагыз, булачак дустыгыз белән уртаклашып сөйләшергә мөмкинлекләр табылачак һәм сез ул кешене үзегез өчен бөтенләй белмәгән яктан ачачаксыз! Аңа башка күзлектән караячаксыз, үзегезнең дә исегез китәр!

Сүз уңаеннан әңгәмәдәшегезгә үзегезнең ниләр белән кызыксынуыгыз турында әйтергә була, нәтиҗәдә булачак дустыгызда сезнең белән якынрак булу, күбрәк белергә тырышу ихтыяҗы туачак. Тора-бара, бу гамәлләр тәэсирендә, максатыгызны тормышка ашыру өчен, сезгә яңа мөмкинлекләр ачылачак. Кешеләрдән аларга гына хас уңай сыйфатлар табарга, үзенчәлекле матурлыкларын күрергә тырышыгыз. Шулай башлап җибәрсәгез, киләчәктә тормышыгызны һәм кешеләргә булган мөнәсәбәтегезне уңай якка үзгәртәчәксез! Йомгаклап, болардан нинди нәтиҗә ясарга була?

Кешеләрдән нәрсә дә булса катгый таләп итмәскә һәм үз-үзегез белән күбрәк эшләргә! Шул юнәлештә беренче адымнар ясарга курыкмагыз, сезнең белән  кызыксынучы кешеләр янында ешрак булырга тырышыгыз, алар да омтылышыгызны күрми калмаслар. Очрашулардан курыкмагыз, күзгә-күз карап сөйләшү аларда кызыксыну уятырга мөмкин. Дөньяда ялгызаклар бихисап, кемнеңдер сезнең белән дә кызыксынуы ихтимал...

Тирә-юньдәге кешеләрне күбрәк белергә тырышыгыз, ихлас кызыксыну белән күзәтегез, алардан “этлек” эзләмәгез, эшләренә тыкшынмагыз. Дөреслек - әйбәт, әмма бәхет яхшырак, дигән әйтемне исегездән чыгармагыз. Начарлыкны күрсәгез дә, анардан  файдалы нәрсәләрне алырга омтылыгыз, үзегезне рухи яктан үстерү өчен кирәкле гамәл ул. Башкаларга игелекне күбрәк эшләргә кирәк, ул сезгә, һичшиксез, яхшылык булып әйләнеп кайтачак! Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә дә, балык белер, дигән пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә.

Үзегезгә дус булырлык кеше кебек булырга омтылыгыз, үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен, бик күп көч куярга кирәк. Бернәрсә дә юктан бар булмый, ихлас күңелдән тырышлык сорала, шул чакта, һичшиксез, үзегез көткән нәтиҗәне дә күрерсез!  

 

Нияз Миңгалиев.

Обсерватория

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: