Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Дусларыңа, якыннарыңа подписка бүләк ит!»

Әлеге акция кысаларында «Яшел Үзән»не бер яки ике туганына гына яздырып канәгатьләнмичә, мөмкинлекләре җитеп бетмәгән күп балалы гаиләләргә һәм олы яшьтәгеләргә дә газетабызны алу мөмкинлеге бирүчеләр бар.

Шундый затларның берсе, безнең басмабызны даими укып баручыларга үзенең изге эшләре белән бик таныш Бакырчы егете Рафикъ Бәхтияров. Тирә-як авылларда тиңе булмаган мәчет салу, якташларын җыеп төрле ашлар уздыру һ.б. шундый зур гамәлләре арасында безнең «Яшел Үзән»ебез  турында да онытмый ул. Районыбыздагы бердәнбер татар басмасын берничә елдан бирле аның ярдәме белән уку бәхетенә ирешкәннәрнең рәхмәте чиксез. Алга таба да милләтебезгә хезмәт итү дәрте кимемәсен иде.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы Бакырчы авылы добродеятель изге күңелле кеше

2
X